Зәй офыклары

Зәйдә юл һаләкәтендә кешеләр зыян күрде

3 гыйнварьда көннең буранлы торуы район территориясендәге юлларда да хәлне катлауландырды. Бу көнне 18 сәгать 30 минутта Чаллы- Зәй юлының Югары Пәнәче авылы тирәсендәге өлешендә бер җиңел машина йөртүчесе буран булуга да карамастан каршы як полосага чыгып хәрәкәт итә һәм каршыга килүче "Тойотта" автомобиле белән бәрелешә. Юл һаләкәте нәтиҗәсендә ике...

3 гыйнварьда көннең буранлы торуы район территориясендәге юлларда да хәлне катлауландырды. Бу көнне 18 сәгать 30 минутта Чаллы- Зәй юлының Югары Пәнәче авылы тирәсендәге өлешендә бер җиңел машина йөртүчесе буран булуга да карамастан каршы як полосага чыгып хәрәкәт итә һәм каршыга килүче "Тойотта" автомобиле белән бәрелешә. Юл һаләкәте нәтиҗәсендә ике машинадагы пассажир да тән җәрәхәтләре ала. Юл хәрәкәте иминлеге Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре кышкы юлларда аеруча сак булуны, күз күреме начар вакытларда каршы як полосага чыгып хәрәкәт итүдән тыелып торырга киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: