Зәй офыклары

Зәйдә юл хәрәкәте кагыйдәләрен иң яхшы белүче укучы кыз - Арина (фотолар)

Бүген Зәйнең балалар иҗат йортында " Куркынычсыз тәгәрмәч" дип исемләнгән мәктәп укучыларының юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү дәрәҗәсен тикшерүгә юнәлтелгән республика бәйгесенең муниципаль этабы старт алды. Анда шәһәр мәктәпләре, шулай ук Ал. Бистәсе, Сәвәләй, Югары Лоҗы, Поручик авыллары мәктәпләренең командалары катнашты. Балалар бирелгән 20 минут вакыт эчендә юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча...

Бүген Зәйнең балалар иҗат йортында " Куркынычсыз тәгәрмәч" дип исемләнгән мәктәп укучыларының юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү дәрәҗәсен тикшерүгә юнәлтелгән республика бәйгесенең муниципаль этабы старт алды. Анда шәһәр мәктәпләре, шулай ук Ал. Бистәсе, Сәвәләй, Югары Лоҗы, Поручик авыллары мәктәпләренең командалары катнашты. Балалар бирелгән 20 минут вакыт эчендә юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча 20 сорауга тест рәвешендә компьютер программасы нигезендә җаваплар бирергә тиеш иде. Һәр командадан 4 әр бала имтихан тотты. 3нче мәктәпнең V сыйныф укучысы Арина Сафронова 17 сорауга төгәл җавапны иң тиз арада бирүче булып беренче урын яулады. Ә 4нче мәктәпнең V сыйныф укучысы Ярослав Николаев шулай ук 17 сорауга төгәл җавап бирә алды, тик ул Аринадан тизлек буенча 4 секундка калышты. Шулай итеп җиңүче кызны "Куркынысыз тәгәрмәч" бәйгесенең муниципаль этабы финал өлешендә (ул 20 апрельдә узачак) ЮХИДИ һәм юл куркынычсызлыгы фонды әзерләгән зур бүләк - ноутбук көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: