Зәй офыклары

Зәйдә юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар арткан

Агымдагы елның 26 көне эчендә республика юлларында 283 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 379 кеше тән җәрәхәте алган, 26 кеше үлгән. Спиртлы эчемлек кулланган хәлдә, транспорт белән идарә итеп, юл йөрү кагыйдәләрен бозучы 16 машина йөртүче ачыкланган. Безнең районда исә агымдагы елда 125 юл һәлакәте теркәлгән. Шуларның 9ы кешеләр зыян күрү...

Агымдагы елның 26 көне эчендә республика юлларында 283 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 379 кеше тән җәрәхәте алган, 26 кеше үлгән. Спиртлы эчемлек кулланган хәлдә, транспорт белән идарә итеп, юл йөрү кагыйдәләрен бозучы 16 машина йөртүче ачыкланган. Безнең районда исә агымдагы елда 125 юл һәлакәте теркәлгән. Шуларның 9ы кешеләр зыян күрү белән бәйле: һәлакәтләрдә инде шушы 26 көн эчендә 12 кеше тән җәрәхәте алган. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда юл һаләкәтләре санының быел 12гә артуы күзәтелә. Кешеләр зыян күргән аварияләр үткән ел башында ике генә булган.

- Юл шартларына, һава торышы үзгәреп торуга карамастан машина йөртүчеләр арасында кагыйдәләрне бозып хәрәкәт итү очраклары еш күзәтелә. Быел, исерек килеш руль артына утырып, юл читендәге агачка килеп бәрелеп, тән җәрәхәте алган машина йөртүчене дә теркәргә туры килде. Ничек кенә ашыксагыз да, нинди генә сәбәпләр булса да, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү турында һичкайчан онытырга ярамый, бу машина йөртүче, пассажир, әйләнә-тирәдәгеләргә куркыныч тудыру булып тора, - ди ЮХИДИ өлкән инспекторы Әзһәр Галимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: