Зәй офыклары

Зәйдә юлда зыян күргән балалар юлга тиешсез урыннан йөгереп чыгу сәбәпле имгәнгән

Бүгенге көнгә Зәй районында ел башыннан 16 яшькәчә балалар катнашында 4 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 4 бала тән җәрәхәте алган, бәхеткә, үлүчеләр юк. Әмма һәлакәтләрнең килеп чыгу сәбәбен тикшерүләр статистикасы күпчелек очракта балаларның тиеш булмаган урыннан машина юлына кинәт килеп чыгуын күрсәтә. Бу хәлләрне кисәтү чарасы буларак, урамны тиешсез урыннан...

Бүгенге көнгә Зәй районында ел башыннан 16 яшькәчә балалар катнашында 4 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 4 бала тән җәрәхәте алган, бәхеткә, үлүчеләр юк. Әмма һәлакәтләрнең килеп чыгу сәбәбен тикшерүләр статистикасы күпчелек очракта балаларның тиеш булмаган урыннан машина юлына кинәт килеп чыгуын күрсәтә. Бу хәлләрне кисәтү чарасы буларак, урамны тиешсез урыннан чыккан өчен әти-әниләргә беркетмә төзеп тәэсир итү кулланыла. Агымдагы елда РФ Административ хокук бозулар кодексының 5.35 маддәсе буенча 6 ата-ана җавапка тартылган. "Тукта, синең гомерең куркыныч астында" дип аталган 20 карточка яшүсмерләргә карата төзелгән. Юл кагыйдәсен бозучы балаларга төзелгән махсус карточкалар мәктәпләргә дә җибәрелә. Ә профилактик эшчәнлеккә килгәндә, ЮХИДИ инспекторлары балалар учреждениеләрендә үткәрелүче чараларда, җыелышларда катнашып, даими аңлату эшләре алып баралар, юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү дәресләрендә катнашалар, массакүләм мәгълүмат чаралары аша чыгыш ясыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: