Зәй офыклары

Зәйдә юлларны кышкы чорда чистартырга әзерлек яхшы

Бүген Татарстан Министрлар кабинетында узган брифингта журналистларга юллар кышкы чорда чистарту, тәртиптә тоту мәсьәләләре турында сөйләделәр. Безнең Зәй районында исә төп автомобиль юлларын тәртиптә тоту белән "Татнефтедор" автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы шөгыльләнә. Алар карамагында Чаллы-Зәй-Әлмәт трассасы буенча 394 километрда юл исәпләнә. Предприятие хезмәткәрләре беренче кар төшеп юл иминлегенә куркыныч...

Бүген Татарстан Министрлар кабинетында узган брифингта журналистларга юллар кышкы чорда чистарту, тәртиптә тоту мәсьәләләре турында сөйләделәр. Безнең Зәй районында исә төп автомобиль юлларын тәртиптә тоту белән "Татнефтедор" автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы шөгыльләнә. Алар карамагында Чаллы-Зәй-Әлмәт трассасы буенча 394 километрда юл исәпләнә. Предприятие хезмәткәрләре беренче кар төшеп юл иминлегенә куркыныч тудыручы урыннарны чистартуга кереште инде.

- 8 октябрьдән без юлларны даими чистартып тору эше белән мәшгуль. Кышкы салкын чорда юлларны бозлавыктан саклау өчен сезон дәвамына җитәрлек 700 мең тонна тозны алдан хәстәрләдек. Шуның 2000 тоннасын, ком белән катнаштырып, махсус катнашма әзерләдек, шулай ук тозлы су 150 тонна сыйдырышлы махсус савытларга әзерләнеп куелды. Кирәк чакта без аларны бозлавыклы урыннарга сибәбез, - ди җитештерү-техника бүлеге башлыгы Фәргать Лотфуллин.

Автомобиль юллары идарәсе хезмәткәрләре иртәнге сәгать 2 - 3тән эшкә керешә. Мәктәп автобуслары маршрутлары үтүче юлларда хәвеф-хәтәр килеп чыгу куркынычы булмасын өчен чистарту аеруча җитди куелган. Ә инде кышкы бураннарда юлларны чистарту өчен предприятиенең 35 данә техникасы сафта тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: