Зәй офыклары

Зәйдә Евдокия әбигә 100 яшь тулды

Иске Зәйдә чал тарих яшьтәше Евдокия Коколина яши. Гасыр кичеп, тормыш авырлыгы күргән, язмыш сынавын үткән йөзъяшәр әби күңел көрлеген, зиһенен югалтмаган. Озын гомер нәселдән килә дияр идең, Евдокиянең әнисе аны дөньяга китергәндә бакыйлыкка күчкән. Әни дип әйтә алмыйча, ачлык, шанлы сугыш елларын үз җилкәсендә кичереп үскән ул. Үткәне җанлы...

Иске Зәйдә чал тарих яшьтәше Евдокия Коколина яши. Гасыр кичеп, тормыш авырлыгы күргән, язмыш сынавын үткән йөзъяшәр әби күңел көрлеген, зиһенен югалтмаган. Озын гомер нәселдән килә дияр идең, Евдокиянең әнисе аны дөньяга китергәндә бакыйлыкка күчкән. Әни дип әйтә алмыйча, ачлык, шанлы сугыш елларын үз җилкәсендә кичереп үскән ул. Үткәне җанлы тарих, гыйбрәтле аның. Юбиляр белән район җитәкчесе Разиф Кәримов шәхсән үзе кызыксынып, аны гомер бәйрәме белән котлады, бүләкләр тапшырды. Әби автоклуб үзешчәннәренә кушылып җырлап утырды. Дүрт буынны тәрбияләп үстергән Евдокия әбинең тышкы һәм эчке халәте сокланырлык. Елларны гасырга бәйләгән, авырлык кичкән әбигә хәерле көннәр телисе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: