Зәй офыклары

Зәйдә “Застава” патриотик тәрбия клубы эшчәнлеген яшьләр яңарта

Россия Кораллы көчләрен әзерлекле хәрбиләр белән тәэмин итү, туган җирен яраткан, аның өчен утка-суга керергә әзер яшь буын тәрбияләү өчен урыннарда актив эшләү сорала. Әлеге мәсьәлә район башлыгы Разиф Кәримов катнашында үткән сөйләшүдә кызыл җеп булып барды. Элек шәһәрнең «Застава» балалар патриотик клубында шөгыльләнеп үскән, хәрби хезмәт үтеп, кайткан егетләр...

Россия Кораллы көчләрен әзерлекле хәрбиләр белән тәэмин итү, туган җирен яраткан, аның өчен утка-суга керергә әзер яшь буын тәрбияләү өчен урыннарда актив эшләү сорала. Әлеге мәсьәлә район башлыгы Разиф Кәримов катнашында үткән сөйләшүдә кызыл җеп булып барды. Элек шәһәрнең «Застава» балалар патриотик клубында шөгыльләнеп үскән, хәрби хезмәт үтеп, кайткан егетләр кабат әлеге клуб эшчәнлеген тагын да җәелдерү, аны җитди патриотик тәрбия оешмасы итү идеясе белән район җитәкчелегенә мөрәҗәгать иттеләр. Алар - Антон Миронов, Владислав Никитин, Наил Хисаметдинов. Антон сөйләшү барышында яңа «Застава»ны ничек күзаллауларын махсус әзерләнгән видеоролик ярдәмендә презентацияләде.

- Яшь буынны илебезнең чын патриотлары, физик әзерлекле итеп әзерләү бик мөһим. Әгәр без үз артыбыздан ияртмәсәк, алар энергияләрен негатив күренешләргә сарыф итәчәк. Шуңа да безгә «Застава»ны яңарту, аны тагын да көчле эшләтү өчен сездән ярдәм кирәк, - диде Антон, район башлыгына мөрәҗәгать итеп.

Разиф Кәримов яшьләрнең бу фикерен хуплавын белдерде, «Застава»га кирәкле чыгымнарны исәпләп, эш планы әзерләүне сорады. Ул шулай ук патриотик тәрбия оешмасының кайда урнашу мөмкинлекләрен дә өйрәнергә кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: