Зәй офыклары

Зәйдән Диләрә - бәйге җиңүчесе

"Республика Татарстан" газетасы җәй дәвамында "Земля моя, я сын твоих берез" дип исемләнгән туган ягы каеннары янәшәсендә төшкән фотолар буенча, үз табигатебезгә мөнәсәбәтне белдергән фикерләр белән сугарылган язмаларга бәйге үткәргән иде. Анда Зәй районы Аксар авылы мәктәбе янәшәсендә бәләкәй энесен күтәреп төшкән фотосы белән, 4нче мәктәпнең V сыйныф укучысы Диләрә...

"Республика Татарстан" газетасы җәй дәвамында "Земля моя, я сын твоих берез" дип исемләнгән туган ягы каеннары янәшәсендә төшкән фотолар буенча, үз табигатебезгә мөнәсәбәтне белдергән фикерләр белән сугарылган язмаларга бәйге үткәргән иде. Анда Зәй районы Аксар авылы мәктәбе янәшәсендә бәләкәй энесен күтәреп төшкән фотосы белән, 4нче мәктәпнең V сыйныф укучысы Диләрә Хәсәнова да катнашты. Диләрә әнисенең туган авылын бик яратуын, биредәге табигый матурлыкның аның өчен иң күркәм урын булуын тасвирлаган, ә мәктәп янәшәсенә каеннар утыртуда әнисенең абыйсы өлеше дә булуы белән горурлануын белдергән. Чын күңелдән язылган язма һәм матур фотосы белән алар бәйге җиңүчеләре булдылар һәм барлык гаиләләре белән Казанга "Ривьера" аквапаркына чакыру билеты белән бүләкләнделәр. Туган ягы табигатен яратуы, аны матур итеп тасвирлап яза белүе өчен зур бүләккә ия булган Диләрәне һәм аларның ишле гаиләсен тәбриклибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: