Зәй офыклары

Зәйгә РФ Дәүләт Думасы депутаты Виктор Пешков килде

Бүген Зәйдә КПРФ партиясеннән РФ Дәүләт Думасы депутаты Виктор Петрович Пешков булды. Ул "Зәй шикәре" АҖендә яңа җитештерү технологияләре, шәһәр мунчасында халыкка хезмәт күрсәтү тәртибе, җәмәгать судьялары эшчәнлеге, политехник колледж базасындагы ресурс үзәгендә белем алучы яшьләрне кызыксындырган сораулар белән танышты. Соңыннан ул үзәк китапханәдә массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты,...

Бүген Зәйдә КПРФ партиясеннән РФ Дәүләт Думасы депутаты Виктор Петрович Пешков булды. Ул "Зәй шикәре" АҖендә яңа җитештерү технологияләре, шәһәр мунчасында халыкка хезмәт күрсәтү тәртибе, җәмәгать судьялары эшчәнлеге, политехник колледж базасындагы ресурс үзәгендә белем алучы яшьләрне кызыксындырган сораулар белән танышты. Соңыннан ул үзәк китапханәдә массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты, халыкны шәхси сораулары буенча кабул итте.

- Мин барлыгы 27 муниципаль районда сайлаучылар белән эшләүгә җаваплы, Зәй районы - шуларның берсе. Дәүләт Думасында сәнәгать эшчәнлегенә кагылышлы комиссиядә эшләүгәнлектән миңа шикәр кайнату заводы эшчәнлеге белән якыннан танышу бик кызыклы булды. Бигрәк тә предприятие белән җитәкчелек итүче, яшь һәрьяктан компетентлы Шамил Минһаҗев белән аралашудан, аның әлеге җитештерү тармагын заманча күзаллавыннан канәгать калдым. Ил икътисадын алга җибәрү өчен нәкъ менә шундый яшьләр кирәк тә безгә. Яшь буынга килгәндә, ресурс үзәгендәге студентлар белән очрашу да кызыклы булды. Дөрес, аларның хокукый мәсьәләләрдә әле үткенлеге юк, әмма алар сорауларны киләчәкләрен уйлап бирүләре белән күңелгә керделәр. Ә менә җәмәгать судьяларына халык ышанычын тагын да арттыруда, алар аша төрле мәсьәләләрне хәл итүгә өйрәтүдә массакүләм мәгълүмат чараларының ярдәме бик кирәк, - дип басым ясады депутат журналистлар белән очрашуда. Ул кешеләр, район хакимиятенә, төрле дәрәҗә җитәкчеләргә мөрәҗәгать итүгә карый, үз проблемаларын суд аша хәл итүгә өстенлек бирсәләр, яхшырак, нәтиҗәлерәк, дип ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: