Зәй офыклары

Зәйлеләр - Болгар җыенында (фотолар)

14 июньдә Болгар шәһәрендә Изге Болгар җыены узды. Идел буе Болгар дәүләтендә исламны рәсми төстә кабул итү вакыйгасына багышланган җыенны ачу тантанасында ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча "Яңарыш" Республика фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы...

14 июньдә Болгар шәһәрендә Изге Болгар җыены узды. Идел буе Болгар дәүләтендә исламны рәсми төстә кабул итү вакыйгасына багышланган җыенны ачу тантанасында ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча "Яңарыш" Республика фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Югары мөфтие, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин, Россия мөфтиләре шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Төньяк Кавказ мөселманнарының координацион үзәге рәисе, мөфти Исмәгыйль хаҗи Бердиев катнашты. Зәйлеләр берничә ел инде әлеге Җыенда катнашып килә. Зәй шәһәр башлыгы урынбасары Марсель Хуҗин җитәкчелегендә алты дистә зәйле быел да Җыенда катнашып, борынгы бабаларыбыз рухына дога кылды, изге теләкләрен теләде.

Бу турыда тулы язма газетабызның алдагы саннарында урын алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: