Зәй офыклары

Зәйлеләр бәйрәмнәрне традицион көзге ярминкә белән билгеләп үтте: фотолар

Зәй халкы ноябрь бәйрәмнәрен традицион көзге ярминкәләр белән билгеләп үтте. 7 ноябрьдә иртәдән үк "Энергетик" Мәдәният сарае каршындагы мәйдан авыл хуҗалыгы товарлары, кул эшләре, пешкән әйберләр сатучылар, сатып алучылар белән гөр килеп торды. Биредә үк авыл җирлекләре мәдәният йортлары хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән "Уңыш-2015" күргәзмәсе эшләде, анда кул эшләрен карап...

Зәй халкы ноябрь бәйрәмнәрен традицион көзге ярминкәләр белән билгеләп үтте. 7 ноябрьдә иртәдән үк "Энергетик" Мәдәният сарае каршындагы мәйдан авыл хуҗалыгы товарлары, кул эшләре, пешкән әйберләр сатучылар, сатып алучылар белән гөр килеп торды. Биредә үк авыл җирлекләре мәдәният йортлары хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән "Уңыш-2015" күргәзмәсе эшләде, анда кул эшләрен карап сокланырга, уңган хуҗабикәләрнең аш-суларын татып карап хушланырга мөмкин иде. Балалар сәнгать мәктәбе архивында сакланучы иң яхшы эшләрдән дә күргәзмә оештырылды, хәтта сатып алырга теләүчеләргә сәнгать мәктәбе осталары картиналарның күчермәсен ясап бирергә теләкләре булуын белдерделәр. Яшьләр эшләре идарәсе белгечләре Гүлкин авылы җирлеге һәм "Восток" агрофирмасы яшьләре командалары арасында кәбестә тозлау буенча ярыш оештырды. Нәтиҗәдә Гүлкин яшьләре җиңү яулады.

Сату-алу, уен-көлке белән бергә мәдәният идарәсе әзерләгән сәнгать осталары концерты, балалар бакчалары тәрбиячеләре сәхнәләштергән рус халык әкиятләре буенча спектакль-тамашалар искиткеч матур булды.

- Бу традицион ярминкә безнең төбәктә яшәүчеләрнең агымдагы елда мул уңыш үстереп, аны башкалар белән уртаклашуы да, төрле милли гореф-гадәтләрне чагылдырып үзара мәдәни багланышларны ныгытуы, халыкның кул эшләре күргәзмәләрен тәкъдим итеп, матур шөгыльләрне яшь буынга җиткерүе дә булып тора. Тырыш Зәй халкының һәр тармакта республикада алдынгылар рәтендә баруы белән без чын күңелдән горурланабыз. Күпмилләтле төбәгебездә, республикабызда һәрчак иминлек булып, яңа уңышларга ирешергә язсын, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов, зәйлеләргә бәйрәм котлавын җиткереп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: