Зәй офыклары

Зәйлеләр дә читтә калмый

Краснодар краенда су басу нәтиҗәсендә зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәм оештыруга бөтен ил кузгалды. Атна башында Татарстаннан азык-төлек һәм көнкүреш кирәк-яраклары төялгән гуманитар ярдәм машиналарының беренче партиясе озатылды. Әлеге фаҗигадә зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтүдән безнең район халкы да читтә калмый. Гуманитар ярдәм итүдә үз өлешен кертергә теләүчеләр өчен Ленин урамындагы «Шатлык»...

Краснодар краенда су басу нәтиҗәсендә зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәм оештыруга бөтен ил кузгалды. Атна башында Татарстаннан азык-төлек һәм көнкүреш кирәк-яраклары төялгән гуманитар ярдәм машиналарының беренче партиясе озатылды.

Әлеге фаҗигадә зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтүдән безнең район халкы да читтә калмый. Гуманитар ярдәм итүдә үз өлешен кертергә теләүчеләр өчен Ленин урамындагы «Шатлык» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә махсус кабул итү пункты ачылды. Бирегә шешәле су, он, макарон эшләнмәләре, карабодай ярмасы, балалар ризыклары, консервланган ит, балык, шырпы, шәм, яңа эш киемнәре, урын-җир әйберләре, юу-чистарту порошоклары, сабын, памперс, бер тапкыр кулланылучы савыт-саба китерергә мөмкин. Зәйлеләр кабул итү пунктына әйберләр китерә башлады инде. Акчалата ярдәм күрсәтергә теләүчеләр өчен исә саклык банкында махсус исәп-хисап счеты ачылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: