Зәй офыклары

Зәйлеләр “Җиңү урманы” Бөтенроссия акциясенә кушылды

Татарстанда 25 апрельдә - Бөтенроссия агач утырту көнендә - Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Җиңү урманы" акциясе узды. Әлеге акциядә кысаларында Зәйнең шәһәр мәдәният йорты, "Зәй" урманчылыгы, "Зәй урман" учреждениесе, 5нче мәктәп, "Миләшкәй" балалар бакчасы коллективлары "Җиңү аллея"сын тәртипкә китереп, анда агачлар утырттылар. Акциядә шулай ук тыл ветераннары Анна Петрова,...

Татарстанда 25 апрельдә - Бөтенроссия агач утырту көнендә - Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Җиңү урманы" акциясе узды. Әлеге акциядә кысаларында Зәйнең шәһәр мәдәният йорты, "Зәй" урманчылыгы, "Зәй урман" учреждениесе, 5нче мәктәп, "Миләшкәй" балалар бакчасы коллективлары "Җиңү аллея"сын тәртипкә китереп, анда агачлар утырттылар. Акциядә шулай ук тыл ветераннары Анна Петрова, Капиталина Козина, Валентина Хваткова һ.б.лар катнашты. Соңыннан чара чәй өстәле артында аралашу, күңел ачу белән дәвам итте. Анда сугыш темасына җырлар башкарылды, шигырьләр укылды. Очрашу җылы, бәйрәм рухында узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: