Зәй офыклары

Зәйлеләр Кач мануда Карамалы күлендә коена ала

19 гыйнвар - Крещение (Кач ману). Ул православие динен тотучыларның иң зур бәйрәмнәреннән берсе. Кач ману (водосвятие) мәҗүси халыкларның суга табыну чорыннан ук калган. Су бик борынгы заманнардан ук иң изге әйберләрнең берсе, барлык җан ияләренә рух өрүче булып саналган. Ә инде Иордан суында гөнаһлардан арындыруны Коткаручыдан 6 айга гына...

19 гыйнвар - Крещение (Кач ману). Ул православие динен тотучыларның иң зур бәйрәмнәреннән берсе. Кач ману (водосвятие) мәҗүси халыкларның суга табыну чорыннан ук калган. Су бик борынгы заманнардан ук иң изге әйберләрнең берсе, барлык җан ияләренә рух өрүче булып саналган. Ә инде Иордан суында гөнаһлардан арындыруны Коткаручыдан 6 айга гына алдан туган чукындыручы Яхъя 30 яшендә башлап җибәрә. Хәтта Гайсә Коткаручы үзе дә Яхъя карамагына килә. 19 гыйнвар Кач ману көне буларак шул вакыйгадан башлана, дип яза күренекле якташыбыз Александр Филиппов "Карендәшләр" китабында. Шулай итеп, мәҗүсилек һәм билгеле бер шәхес аркылы Аллага табыну икесе бергә үрелеп барган. Яһүдләрдә изгеләндерелгән су хәтта холык-фигыльне дә чистарта, сафландыра дип уйлаганнар. Менә шуңа күрә дә кач манылган су тереклек суы дип йөртелә һәм ул барлык авырулардан (эчке һәм тышкы чирдән, күз тиюдән, әйбер кагылудан һ.б.) имгә ярый, диләр.

Кач мануга каршы төндә шәһәр-районыбызның барлык чиркәүләрендә келәүләр үтәчәк. Соңгы елларда православие динен тотучылар күпләп яшәгән шәһәр-районнарда бәкедә су коену йоласы яңарды. Шуны истә тотып, быел Зәйдә дә коенырга теләүчеләр өчен махсус урын булдырыла. Ул Карамалы бистәсе күлендә булачак. Бәке баскычлар, тотынгычлар һ.б. белән җиһазланып, коенучылар өчен уңайлы итеп эшләнәчәк. Коену урыны янында боздан зур итеп кач ясап кую да уйланыла, күл тирәсен төзекләндерү карала. Биредә чишенү һәм киенү өчен махсус җылы автобуслар (ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым) кую, кайнар чәй һәм коймактан авыз итү дә планлаштырыла. Шунысын да әйтик, 19 гыйнварда көндезге сәгать 12дә коену урынында су дин әһелләре тарафыннан изгеләндереләчәк. Ул христианнар, шулай ук зәйлеләр катнашында зур чара буларак узачак. Теләгән кешеләргә бәкегә килү проблема булмаячак - 19 гыйнварда көндезге сәгать 11дән кичке 8гә кадәр ярты сәгать саен махсус автобуслар түбәндәге маршрут (тукталышлар) буенча йөриячәк: Яңа шәһәр чиркәве - "Энергия" стадионы - санэпидстанция - Карамалы бистәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: