Зәй офыклары

Зәйлеләр ничек уйлый?

«Ятим балаларны яклау буенча чаралар турында» Федераль Закон агымдагы елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керде. Америка Кушма Штатлары гражданнарына Россиянең ятим балаларын уллыкка алуны тыйган әлеге документ киң җәмәгатьчелектә кызыксыну уятты. Закон кабул итүне берәүләр хупласа, икенчеләр аны кеше хокукларын кысу дип бәяли. Әлеге уңайдан без зәйлеләр фикере белән кызыксындык. Светлана...

«Ятим балаларны яклау буенча чаралар турында» Федераль Закон агымдагы елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керде. Америка Кушма Штатлары гражданнарына Россиянең ятим балаларын уллыкка алуны тыйган әлеге документ киң җәмәгатьчелектә кызыксыну уятты. Закон кабул итүне берәүләр хупласа, икенчеләр аны кеше хокукларын кысу дип бәяли. Әлеге уңайдан без зәйлеләр фикере белән кызыксындык.

Светлана Филюшина, опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы:

- Билгеле, тәрбиянең нигезе гаиләдән башлана. Бала гаиләдә тәрбияләнергә тиеш. Кеше хокукларын, аеруча ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган бала хокукларын яклау - хөкүмәтебезнең төп бурычы. Әлеге мәсьәләнең игътибарда булуы куандыра. Ятим баланы уллыкка тәрбиягә алучы гражданнарга булышу йөзеннән республикабызда күп эш эшләнә. Ятимлек проблемасына нык игътибар ителсә дә, әле кул җитмәгән урыннар да бар. Россиядә туган һәр бала, аның хокуклары һәм иреге якланачагы югары даирә дәрәҗәсендә каралу - уңай күренеш.

Рәис Шәйхиев, өч бала атасы:

- Закон күп мөнәсәбәтләрне көйли. Һәр очрак уникаль. Закон расланганчы Америка гражданнарына уллыкка меңәрләгән бала бирелде. Ә бит алар арасында изге нияттә булучылар да бар. Мөмкинлеге булган америкалылар гомерлек авыруга дучар булган баланы алып, аңа матур тормыш бүләк итү, аякка бастыру очраклары да булды. Бу мәсьәләдә Россия законнары белән исәпләшү шулай ук мөһим.

Айзат Минһаҗев, адвокат:

- АКШның һәр штаты балаларны уллыкка бирү буенча законны үзенчә формалаштыра. Америка Россиянең әлеге мәсьәләне контрольдә тотучы органнарын документларга тыкшындырмый. Россия Президенты Владимир Путинның "Ятим балаларны яклау буенча чаралар турында" Федераль Законны раславын хуплыйм. Әлеге мәсьәләдә контрольгә юл куелмаган ил белән бөтенләй чикне ябарга дигән сүз түгел бу. Ничек кенә булмасын, баланы тәрбиягә үз иленең гражданинына бирү өстенлекле. Шәхсән миңа уллыкка алу буенча юридик аңлатма бирү өчен зәйлеләр еш мөрәҗәгать итә.

Расих Хафизов, «Зәй» агрофирмасының «Родина» бүлекчәсе зоотехнигы:

- Закон кабул ителүне хуплыйм. Океан артына бала җибәрүне аңламыйм. Россия үз баласын үзе тәрбияләргә тиеш. Гомумән, бала кайда туган, шунда тәрбияләнсен: шул мохиттә, үз ана телендә сөйләшеп үссен.

Ләйлә Мостафина, «Алтынчәч» балалар бакчасы мөдире:

- Балаларны яклау, аларны тормышның яман якларыннан саклау кешелек дөньясында гомер-гомергә иң әһәмиятле мәсьәлә булып торган. Һәм шулай булырга тиеш тә! Без кешеләр - шул гөнаһсыз нарасыйларга яшәү мөмкинлеге бирүчеләр. Һәр бала үсәргә, белем һәм тәрбия алырга хокуклы. Әгәр дә ниндидер сәбәпләр аркасында баланы үз әти-әнисе яки туганнары тәрбияли алмый икән, бу вазифа тулысынча дәүләт өстенә ята. Ятим балалар башкалар кебек үк бәхетле булырга, гаиләдә яшәргә тиеш. Үз балалары булмаган гаиләләр, минемчә, бер дә авырыксынмыйча, кеше сүзеннән курыкмыйча, ятимнәрне уллыкка-кызлыкка ала ала. Дәүләт андыйларны хупларга, аларга яшәү өчен барлык шартлар тудырырга тиеш. Шул ук вакытта бу гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр дәүләт тарафыннан контрольдә тотылсын иде, чөнки дөньяда ни булмас... Бәлки, гаилә баланы мәкерле уйлар белән алгандыр... Контроль бик катгый булырга тиеш, минемчә. Балага карата кылынган кечкенә генә начарлык та җитди җинаятькә тиң. Америкалылар уллыкка-кызлыкка алган балаларны контрольдә тоту мөмкин булмады, шуңа күрә бу катгый закон расланып, гамәлгә керде дә. Мин бу законны тулысынча хуплыйм. Әлеге мәсьәләдә без дәүләт белән тыгыз элемтәдә булган илләр белән генә хезмәттәшлек итәргә тиеш. Бер генә баланы да яман кешеләр кулына тапшырып, рәнҗеттерәсе килми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: