Зәй офыклары

Зәйлеләрне РФ Дәүләт Думасы депутаты Радик Ильясов кабул итте

Бүген Зәйнең үзәк китапханәсендә халыкны шәхси сораулары белән Дәүләт Думасы депутаты Радик Ильясов кабул итте. Кешеләрнең депутатка мөрәҗәгатен район башлыгы Разиф Кәримов та тыңлады. Мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге гомумхалыкны борчыган мәсьәләләргә кагылды. Мәсәлән, Югары Мәлем авыл җирлеге башлыгы Фәнзия Николаева җирлек территориясендә бик тә мөһим булган күпер төзү өчен махсус программага керергә...

Бүген Зәйнең үзәк китапханәсендә халыкны шәхси сораулары белән Дәүләт Думасы депутаты Радик Ильясов кабул итте. Кешеләрнең депутатка мөрәҗәгатен район башлыгы Разиф Кәримов та тыңлады. Мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге гомумхалыкны борчыган мәсьәләләргә кагылды. Мәсәлән, Югары Мәлем авыл җирлеге башлыгы Фәнзия Николаева җирлек территориясендә бик тә мөһим булган күпер төзү өчен махсус программага керергә ярдәм итүне сорады. Ә Гүлкин авыл җирлегенә 8 километр арада юл кирәк. Бу уңайдан да депутат ярдәменә өмет булуы җиткерелде. Иске Тәкмәк авылы кешеләре исә шәһәрара поезддан әлеге авыл холкына файдалану мөмкинлеге бетерелүгә борчылуларын әйттеләр. Чаллы-Бөгелмә шәһәр ара поездыннан алар элек Зәйгә, Чаллыга бару өчен еш файдаланган, хәзер бу мөмкинлек юк. Радик Ильясов бу мәсьәләне Мәскәүдә махсус комиссия утырышы каравына тәкъдим итәчәген белдерде. Гомумән кабул итү барышында үз сораулары белән мөрәҗәгать итүчеләргә район башлыгы да, Дәүләт Думасы депутаты да ничек тә ярдәм итү юлларын эзләячәкләрен белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: