Зәй офыклары

Зәйнең 20 егете контракт нигезендә хезмәт итә

Контракт нигезендә хәрби хезмәткә алыну соңгы елларда аеруча популярлаша бара. Безнең районнан агымдагы елда 20 ир-егет, контракт нигезендә хәрби хезмәт үтү өчен килешү төзеп хәрби частьләргә китте. Шуларның икесе югары белем алган, бер еллык хезмәтне контракт нигезендә үтәргә теләк белдергән. - Бүгенге көндә хәрби һөнәре сайлау - яшь ир-атлар өчен...

Контракт нигезендә хәрби хезмәткә алыну соңгы елларда аеруча популярлаша бара. Безнең районнан агымдагы елда 20 ир-егет, контракт нигезендә хәрби хезмәт үтү өчен килешү төзеп хәрби частьләргә китте. Шуларның икесе югары белем алган, бер еллык хезмәтне контракт нигезендә үтәргә теләк белдергән.

- Бүгенге көндә хәрби һөнәре сайлау - яшь ир-атлар өчен абруйлы. Беренчедән, төпле хезмәт урыны булса, икенчедән, дәүләт тарафыннан хәрбиләрне социаль яклауга җитди игътибар бирелә, - ди хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов.

Хәрби уку йортларында белем алырга теләгәннәргә дә сорау зур, бу максаттан тулы мәгълүматны хәрби комиссариаттан алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: