Зәй офыклары

Зәйнең ак чәчәкләре

Авыруның кайчан киләсен беркем дә белми. Шунысы гадел - түрәме син, гади кешеме, картмы, яшьме, баймы, ярлымы - ул сорап тормый. Вакыты килеп җиткәч, бәрә дә ега. Июль аеның кояшлы матур бер көнендә авыру минем янга да «килеп керде», рөхсәт сорап тормады. Хәлем начарланды, температурам күтәрелде. Зәйгә дәваханәгә барудан башка...

Авыруның кайчан киләсен беркем дә белми. Шунысы гадел - түрәме син, гади кешеме, картмы, яшьме, баймы, ярлымы - ул сорап тормый. Вакыты килеп җиткәч, бәрә дә ега.

Июль аеның кояшлы матур бер көнендә авыру минем янга да «килеп керде», рөхсәт сорап тормады. Хәлем начарланды, температурам күтәрелде. Зәйгә дәваханәгә барудан башка чара калмады. Ашыгыч ярдәм машинасында мине дәваханәгә алып китеп салдылар. Табиб Б. Шабанов мине җентекләп тикшерде, беренче ярдәмне күрсәтте. Шәфкать туташлары, ак күбәләкләр кебек, янымда очып кына йөрделәр, дисәм дә, һич арттыру булмас. Көн дип тормадылар, төн дип тормадылар, ярдәм иттеләр, табиб кушканнары төгәл үтәделәр. Ачык йөзләре, тәмле телләре белән дә мине дәваладылар. Ике атна дәвалаганнан соң, хәлем яхшыра башлады. Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр"ендәге геройлар Зәйдә дә яшәп ята икән бит. Табиблар М. Мурзагов, Н. Ихинданов, Б. Шабанов, Р. Гыйззәтуллин, чыннан да, Зәй дәваханәсенең «ак чәчәкләре». Биредә эшләүче барлык ак халатлы медицина хезмәткәрләрен ак чәчәкләргә тиңлим мин. Менә кемнәр алар - Е. Әхмәтшина, Н. Марашина, О. Елтовская, Д. Храмова, Н. Носова, Н. Нәҗметдинова, С. Тукаева, Р. Шәрипова, Г. Гыйльманова (берәрсенең исемен төшереп калдырсаң, үпкәләрләр төсле) һ.б. Кунак сыенда яшәдек, тәмле ризыклар белән сыйлыйлар, ашарга бара алмасаң, бүлмәңә үк кертеп бирәләр. Урын-җирләр чиста, табиблар хәлне белеп кенә тора. Мин аннан сөенеп кайттым, шөкер Ходайга, хәлем әйбәтләнә бара. Хезмәткәрләргә газета аша рәхмәт белдерәм. Һәрвакыт ак чәчәкләр булып, аңа таплар кундырмый яшәсеннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: