Зәй офыклары

Зәйнең Чыбыклы авылы да яңа ФАПлы булды (фотолар)

Кичә Чыбыклы авыл җирлеге халкы өчен көтеп алынган зур вакыйга булды. Авыл уртасында, ике ай эчендә заманча модульле фельдшер-акушерлык пункты калкып чыкты. Бу - районда барлык уңайлыклары булган бишенче беренчел медицина ярдәме күрсәтү бинасы. Ул 2012-2016 елларга кабул ителгән максатчан республика программасы нигезендә төзелде. ФАПны тантаналы төстә ачуда район башкарма...

Кичә Чыбыклы авыл җирлеге халкы өчен көтеп алынган зур вакыйга булды. Авыл уртасында, ике ай эчендә заманча модульле фельдшер-акушерлык пункты калкып чыкты. Бу - районда барлык уңайлыклары булган бишенче беренчел медицина ярдәме күрсәтү бинасы. Ул 2012-2016 елларга кабул ителгән максатчан республика программасы нигезендә төзелде. ФАПны тантаналы төстә ачуда район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов, республика Сәламәтлек саклау министрлыгы исеменнән Чаллы сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Елена Боенко катнашты.

- Авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен сыйфатлы беренче медицина ярдәме алу мөмкинлеге тудырылу бик яхшы. Нәкъ менә авылда яшәүчеләрнең сәламәтлеген кайгыртуны күздә тотып эшләнүче бу модульле биналар, тикшерүләр үткәрү мөмкинлеге арту сәбәпле, медицина өлкәсендә профилактик эшчәнлекне ныгытты. Хәзер менә Чыбыклы халкына да бу уңайлыклардан файдалану мөмкин, - диде ул.

Разиф Кәримов әлеге программаның гамәлгә ашырылуына Рөстәм Миңнехановка, республика хөкүмәтенә район халкы исеменнән рәхмәт белдерде, алга таба әлеге программа нигезендә Иске Зәй бистәсендә модульле амбулатория бинасы төзү мәсьәләсе торуын әйтте.

Чыбыклы ФАПы исә күрше-тирә авылларда яшәүчеләргә дә хезмәт күрсәтәчәк. 29 ел шушы җирлектә фельдшер булып эшләүче Рәхимә Фәйрушина заманча бинаның өстенлекләре күп булуын ассызыклый. Биредә беренчел ярдәм күрсәтүгә өстәп, даими төстә төрле белгечләр катнашында медицина күзәтүләре уздыру өчен дә бөтен шартлар тудырылган. Яңа бина авыл уртасында, мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, җирле үзидарә белән янәшәдә булуы белән дә уңайлы, кибеткә чыккан арада да кан басымын үлчәтеп, дәвасын алырга була, дип сөенә авыл апалары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: