Зәй офыклары

Зәйнең иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе - Елена Павлова

Зәйдә тәрбиягә авыр бирелүче яшүсмерләр белән эшләүгә төрле җаваплы урыннарда хезмәт куючылар тарафыннан җәмәгать тәрбиячеләре билгеләнеп, аларны даими күзәтүдә тоту, ярдәм итү оештырыла. Күптән түгел районның "Иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе" билгеләнде. Әлеге конкурс инде Зәйдә җәмәгать тәрбиячеләре арасында бишенче ел рәттән уздырыла. Быелгы бәйгедә биш җәмәгать тәрбиячесе сыналды. Алар яшүсмерләр...

Зәйдә тәрбиягә авыр бирелүче яшүсмерләр белән эшләүгә төрле җаваплы урыннарда хезмәт куючылар тарафыннан җәмәгать тәрбиячеләре билгеләнеп, аларны даими күзәтүдә тоту, ярдәм итү оештырыла. Күптән түгел районның "Иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе" билгеләнде. Әлеге конкурс инде Зәйдә җәмәгать тәрбиячеләре арасында бишенче ел рәттән уздырыла. Быелгы бәйгедә биш җәмәгать тәрбиячесе сыналды. Алар яшүсмерләр белән эшләүдә иң яхшы алымнарны күрсәтүдә, четерекле мәсьәләләрне хәл итүдә үтемле чараларны күрсәттеләр. Җиңүче дип яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Елена Павлова танылды. 15 - 20 октябрьдә Елена Николаевна район данын республика бәйгесендә читтән торып яклый. Ә Бәйгенең финалы ноябрьдә үтәчәк.

Гомумән, районда бүгенге көндә балигъ булмаганнар эшләре комиссиясендә исәптә 22 яшүсмер тора, аларның һәрберсенә җәмәгать тәрбиячеләре беркетелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: