Зәй офыклары

Зәйнең “Тату гаилә” бакчасында хәйрия чарасы үтте

Бүген Зәйнең "Тату гаилә" балалар бакчаларында тәрбияләнүче сабыйлар янына шәһәрнең эре предприятие җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр кунакка килде. Сабыйлар аларга үзләренең бакчада нинди шөгыльләргә өйрәнүләрен күрсәттеләр, җырлар җырлап, шигырьләр сөйләделәр. Биредә төрле дәрәҗәдә физик мөмкинлеге чикләнгән 74 бала тәрбияләнә, шуларның 11е - инвалид. Ел саен инвалидлар ункөнлеге кысаларында бакчада хәйрия ярдәме...

Бүген Зәйнең "Тату гаилә" балалар бакчаларында тәрбияләнүче сабыйлар янына шәһәрнең эре предприятие җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр кунакка килде. Сабыйлар аларга үзләренең бакчада нинди шөгыльләргә өйрәнүләрен күрсәттеләр, җырлар җырлап, шигырьләр сөйләделәр.

Биредә төрле дәрәҗәдә физик мөмкинлеге чикләнгән 74 бала тәрбияләнә, шуларның 11е - инвалид. Ел саен инвалидлар ункөнлеге кысаларында бакчада хәйрия ярдәме күрсәтүчеләр катнашында күп төрле чаралар уза. Быел да сабыйларга "Кыңгырау чәчәк", " Урман әкияте", "Уймак кыз" бакчаларыннан, балалар иҗат йортыннан, яшьләр эшләре идарәсеннән килеп, үзенчәлекле уенлы-концерт программалары, ә "Космос" яшьләр үзәгендә татугаиләлеләргә бушлай киномультфильмнар күрсәтеп, рухи җылылык өстәсәләр, шәһәр оешмалары матди булышлык күрсәтте. Мәсәлән, ГРЭС "Тату гаилә"дә тәрбияләнүчеләргә файдалану өчен өй кинотеатры бүләк итте. Ә "Зәй-Су каналы" начар күрүче балаларга электрон күз тренажеры урнаштырып куллану өчен ноутбук алып килде.

- Без ел саен "Тату гаилә"гә килеп, алар белән даими элемтәдә торабыз, кулдан килгәнчә, ярдәм итәргә тырышабыз. Һәр килүебездә сабыйларның нинди дә булса һөнәрдә алга китүен күреп куанабыз. Кылган игелеклекләрнең шушы сабыйлар сәламәтлеге файдасына булуын тою, тәрбияче-педагогларның алар белән түземле булып профессиональ югарылыкта эшләүләрен күрү сөендерә, - диде предприятиенең кадрлар бүлеге башлыгы Наталья Никифорова, кичерешләре белән уртаклашып.

Башка оешма-предприятиеләр дә сабыйлар өчен кирәкле әйберләр бүләк итте. "Карьер" ҖЧШ - спортзалга балаларга ятып шөгыльләнү өчен паласлар, "Техно" - ламинатор, "Крекер" - 3 мең сумлык сертификат, "Мефро уилз Руссия-Зәй заводы" йокы бүлмәләренә кварц лампочкалары, "Зәй шикәре" заводы логопедик дәресләр үткәрүгә әзерләнгән ноутбук бүләк итте. Ә шәхси эшмәкәр Рәшит Закиров берничә бүлмәгә обой ябыштырырга булышлык күрсәткән.

- Без ярдәм сорап кемгә генә, кайсы оешмага гына чыксак та, һәрчак уңай җавап алабыз. Сабыйларыбызга булган мәрхәмәтле мөнәсәбәтне һәрдаим тоеп яшибез. Булышлык күрсәтүче барлык зәйлеләргә зур рәхмәт. Ә иң олы мәрхәмәтлек тәрбиячеләребез эшендә чагыла, чөнки бакчага сөйләшә алмыйча, начар күрүдән интеккән балалар йөри башлагач, даими тренажерларда шөгыльләнү нәтиҗәсендә балаларның сәламәтлеге күзгә күренеп яхшыра. Бу исә ата-аналарга да, безгә дә иң зур куаныч, - ди бакча мөдире Лидия Мишеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: