Зәй офыклары

Зәйне үз иткән егет

Район эчке эшләр бүлегендә бүгенге көндә 130 полиция хезмәткәре эшли. Ара- ларында бу хезмәтне гомерлек һөнәре итеп сайлаганнары да аз түгел. 10 ноябрьдә Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне якынлашу уңаеннан полиция майоры, юл хәрәкәте иминлеге өлкән дәүләт инспек- торы Әзһәр Әсхәт улы Галимовка аерым тукта- лып үтәргә булдык.

Аны белмәгән кеше юк- тыр. Чөнки 30 елдан артык юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясендә эшләү дәверендә Әзһәр Әсхәтович төрле юл хәрәкәте шартларында килеп т уган хәлләрне җайга салуда, балалар у чреждениеләрендә профилактик дәресләр алып баруда, ата-аналар җыелышларында, оешма - предприятиеләрдә очрашуларда үтемле чыгышлары белән актив катнашучы инспектор буларак билгеле. Олыны олы, кечене кече итеп сөйләшә белүче ачык йөзле полиция хезмәткәре үзе үк бу һөнәргә ихтирам уята. Ул - Минзәлә районы Гөлек авылы егете. Гаиләләрендә биш ба л аның дүртесе ир - бала булу сәбәпледер, Әсхәтабыйның терекөмештәй тере малайлары кечкенәдән ныклы характерлы, ир- ат һөнәрләренә мөкиббән булып үсә. Техникага да хирыс, гаделсезлекләргә дә түзеп тормас була малайлар. Әзһәрнең үсеп җиткәч милиция һөнәренә тартылуы да нәкъ менә га делс езлек ләргә к үз йома алмавы белән бәйле, икенчедән, әнисе ягын- нан туганнары арасында хокук сагы хезмәтендә булучылар да берничә. Бәләкәй Әзһәрне аларның милиция киеменнән горур рәвештә төшкән фото- лары да кызыктырмый калмый, әлбәттә.

Авыл мәктәбен тәмамлап, автомәктәптә укыган егет армия хезмәтен Венгриядә артиллерия дивизионында машина йөртүче буларак үтә. Ә хәрби бурычын үтәп кайтканнан соң, Зәйгә ту- ганнарына кунакка килү аны бөтенләйгә шушы төбәккә беркетә.

- Бертуганыбыз биредә юл хәрәкәте инспекциясендә эшли иде, аның тәкъдимен күздә тотып, хезмәт юлымны патруль-пост хезмәткәре булып башладым. 1989 елның 1 сентябреннән эшкә керешс әм, 19 9 0 елның 1 гыйнварыннан Ростов өлкәсенең Волго- донск шәһәренә махсус юл хәрәкәте инспекторлары әзерләү буенча уку үзәгенә киттем. Ул вакытта андый уку үзәкләре якын- тирәдә юк иде. Ярты елдан соң эш серләренә теоре- тик яктан да тулысынча төшенеп кайтып, җиң сыз- ганып эшкә керештем. Бер үк вакытта үзебезнең Зәй автомеханиклар әзерләү техникумында да укы- дым. Технолог белгечлеге үзләштерсәм дә, мине милициядәге эшчәнлек үзенә бөтереп алган иде инде, бу һөнәремне башкага алыштыру теләге булмады, - дип елмая Әзһәр Әсхәтович.

Бу һөнәрне сайларга ул үзеннән соң кече энесе Фәнилне дә җәлеп итә. Абыйлы-энеле Галимовлар - Зәй юл хәрәкәте инспекциясенең алдынгы хезмәткәрләре. Әлбәттә, 30 ел хезмәт дәверендә Әзһәр Галимов- ка бик күп авыр хәлләрне җиңәргә дә, төрле хокук бозуларны булдырмый кала алуы өчен куанычлы мизгелләрне кичерергә дә туры килә. Бервакыт шулай төнлә дежур торганда алар хезмәттәше белән бер шикле ир-атны туктатып тикшерергә уйлыйлар, ә тегесе качып китә, куып тотканда, аның кулында пистолеты булуын абайлап ала инспектор, ир-ат пистолетның курогына баса, бәхеткә, утлы корал нәрсәгәдер эләгеп, пуля тоткарланып кала. Ә икенче бервакытта исерек килеш руль артына утырган машина йөртүчене көч-хәл белән туктарга мәҗбүр итеп, ишеген ачып ачкычына үрелүгә, исерек машина йөртүче машинасын бөтен хутка акыртып кузгалып китә, рульгә ябышкан инспектор Галимов шактый ара сөйрәлеп бара, өстәвенә, машина баганага килеп бәрелә. Шул рәвешле булса да исерек машина йөртүченең кемнедер юл һәлакәте корбаны итүдән саклап кала алуыма канәгатьмен, ди үз һөнәренә тугры инспектор.

- Әзһәр Әсхәтович - озак еллар хезмәт куючы , иң ышанычлы хезмәткәрләре безнең берсе. Без аңа иң авыр, катлаулы операцияләрне уңышлы башкарып чыгуына ышанып тапшырабыз. Юл иминлеге буенча профилактик эшчәнлек алып баруда да нәтиҗәле хезмәте белән аерылып тора, иренмичә, җиренә җ иткереп башк ара ул хезмәтен, - ди аның турында эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Павел Минеев.

Шуңа да, эчке эшләр бүлеге аны даими төстә хезмәтенә күрә хөрмәтләп тора. Ул алган бүләкләр шактый җыелган инде. Әзһәр Галимовны эш үзенчәлек ләрен яхшы б е л ү ч е у нив ер с а л ь хезмәткәр, дип бәялиләр. Ул, тиешле хезмәт бурычларыннан тыш, үз өстендә эшләүгә дә җитди игътибар бирә. Законнардагы үзгәрешләрдән хәбәрдар булу өчен һәр чәршәмбе эчке эшләр бүлегендә үткәрелүче укуларда, физик әзерлекне нормада тоту өчен даими төстә спортзалда була ул. Ял көннәрен эштә уздыручы әти кешене балалар да, тормыш иптәше дә аңлый. Без аны кайчан кайтса да, сагынып көтеп алабыз, авыр, җаваплы хезмәтеннән яхшы мөгамәләбез белән ял иттерергә тырышабыз, ди гаилә әгъзалары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: