Зәй офыклары

Зәйнең үзәк урамында язын миләшләр, юкәләр чәчәк атачак

Салкыннар башланыр алдыннан Зәйнең Ленин урамына 37 төп миләш, 151 төп юкә агачы утыртылды. Тендер нигезендә эш откан Казан оешмасы хезмәткәрләре ябык тамырлы махсус үсентеләр өчен бу чорның язын ныгытып тамыр җибәрү өчен уңайлы булуын әйтәләр. Питомникта үстерелгән әлеге агач үсентеләре нәкъ менә салкын температура режимында күчереп утырту өчен әзерләнгән....

Салкыннар башланыр алдыннан Зәйнең Ленин урамына 37 төп миләш, 151 төп юкә агачы утыртылды. Тендер нигезендә эш откан Казан оешмасы хезмәткәрләре ябык тамырлы махсус үсентеләр өчен бу чорның язын ныгытып тамыр җибәрү өчен уңайлы булуын әйтәләр. Питомникта үстерелгән әлеге агач үсентеләре нәкъ менә салкын температура режимында күчереп утырту өчен әзерләнгән.

- Шәһәребезнең үзәк урамы һәрчак матур, биредә яшәүчеләрне дә, кунакларны да хозурландырырлык булырга тиеш. Ветеран агроном Рифкать Шәвәлиев тәкъдимен исәпкә алып, без инде картайган, ямьсезләнә төшкән өрәңге агачларын матур юкә, миләшләргә алыштыруны карар иттек. Хәзерге вакытка Ленин урамының Гагарин урамыннан, Комсомол урамына кадәр булган өлеше тулысынча яшь үсентеләр белән тулыландырылды. Яз көне әгәр дә тамыр җибәрә алмый калган агачлар булса, алар урынына әлеге оешма янәдән яшь үсентеләр утыртачак. Ә алга таба без Ленин урамының калган өлешендә, Баныкин, Комсомол, Энергетиклар урамнарында яшь үсентеләр утыртуны планлаштырабыз, - ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Максимов.

Шулай итеп, язын Зәйнең үзәк урамында миләш, юкәләр чәчәк атачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: