Җәмгыять һәм кеше

Хәвефле чорга керәбез

Язгы-җәйге чорга аяк бастык. Кеше, нинди генә яшьтә булса да, җәйне шатланып, зур өметләр белән көтеп ала. Кемдер - яллар, икенче берәүләр бакча эшләре өчен ярата әлеге чорны. Көннәр матурлануга халык буш вакытын бакчада, урамнарда үткәрергә тырыша. Нәкъ менә шул чорда янгыннар куркынычы да нык арта. Бакча, йорт яннарын кипкән...

Язгы-җәйге чорга аяк бастык. Кеше, нинди генә яшьтә булса да, җәйне шатланып, зур өметләр белән көтеп ала. Кемдер - яллар, икенче берәүләр бакча эшләре өчен ярата әлеге чорны. Көннәр матурлануга халык буш вакытын бакчада, урамнарда үткәрергә тырыша. Нәкъ менә шул чорда янгыннар куркынычы да нык арта. Бакча, йорт яннарын кипкән үлән, чүп-чардан арындырып, өемнәргә ут төртеп, ут белән саксыз кыланудан килеп чыга күп янгыннар.

Узган ел, мәсәлән, язгы-көзге чорда Зәйнең янгын күзәтчелеге бүлекчәләре тревога буенча 138 мәртәбә урынга чыккан. Шуның 37 очрагында (район буенча - 13, шәһәр буенча 24) кипкән үлән, чүп-чар януны сүндерергә туры килә. Узган ел шул чорда чыккан янгыннар нәтиҗәсендә 1 миллион 450 мең сумлык зыян килә.

Җитди, зур афәтләр килеп чыкмасын өчен объектлар, бакча участоклары, йорт яны территорияләрен корылыкка киткәнче, вакытында җыештыру мәгъкуль. Җыелган чүп-чарны өеп яткыру да хәвеф белән төгәлләнергә мөмкин, шунлыктан аны тиз арада полигонга чыгару зарур. Урманнарга чыкмый тору, учак якмау да саклану чарасы булыр иде. Балаларның шырпы белән уйнавы бу чорда аеруча куркыныч.

Җыеп өелгән чүп-чарны яндыру катгый тыела. Кулына шырпы алып, ут кабызганчы шуны уйла: Административ хокук бозулар турында кодексның 20нче маддәсе моның өчен менә нинди җаваплылык белән яный.

Чүп яндыручы гражданнарга 1000 сумнан 1500 сумга кадәр (махсус режим кертелгән очракта 2000-4000 сум), вазифаи затларга - 6000 сумнан 15000 сумга кадәр (15000-30000 мең), юридик затларга 150000 сумнан 200000 сумга кадәр (400000-500000) штраф салу карала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Хәвефле чорга керәбез
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше