Җәмгыять һәм кеше

Үс, улым син...

Февраль ахырында ЗАГС бүлегендә шәһәребезнең нәни ир балаларын хөрмәтләү тантанасы матур традициягә әйләнде. Быел әлеге тантанага күптән түгел генә дөньяга аваз салган Егор Сергеев һәм Радмир Синицыннар гаиләләре чакырылды. Егор - Александр Федорович һәм Надежда Владимировнаның өченче улы. Ул 2012 елның 10 декабрендә туган. Ә Радмир - Александр Иванович һәм...

Февраль ахырында ЗАГС бүлегендә шәһәребезнең нәни ир балаларын хөрмәтләү тантанасы матур традициягә әйләнде. Быел әлеге тантанага күптән түгел генә дөньяга аваз салган Егор Сергеев һәм Радмир Синицыннар гаиләләре чакырылды.

Егор - Александр Федорович һәм Надежда Владимировнаның өченче улы. Ул 2012 елның 10 декабрендә туган. Ә Радмир - Александр Иванович һәм Роза Павловнаның икенче улы. Бәләкәч 5 февральдә генә гаиләдә дүртенче кеше буларак барлыкка килгән. Тантанада малайларның исемнәре нәрсә аңлатуы ассызыкланды һәм, иң мөһиме, аларның тәүфыйклы, мәрхәмәтле булып үсүләрен теләделәр. Шәфкатьлелек елында гаиләләргә бер-берсенә үтә ягымлы мөнәсәбәттә булырга киңәш ителде. ЗАГС бүлеге башлыгы Гөлфия Вәлишина алга таба да аларны шушы матур залда күңелле вакыйгалар уңаеннан гына көтүләрен белдерде, исәнлек-саулык теләп, истәлекле бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Үс, улым син...
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше