- Безнең яшьлеккә туры килгән авыр, михнәтле елларны күрергә язмасын сезгә, балакайлар. Сабыйларның бер кабым икмәккә тилмереп, күзләремә мөлдерәп караулары әле дә хәтердән җуелмый, - ди сугыш елларын хәтерендә яңартып, гомеренең 43 елын мәктәпкә багышлаган Мөшәрәфҗамал апа Хәйруллина. Бигеш авылы кызы Мөшәрәфҗамал мәктәптән соң Алабуга педагогия училищесының башлангыч сыйныфлар укытучылары...
- Безнең яшьлеккә туры килгән авыр, михнәтле елларны күрергә язмасын сезгә, балакайлар. Сабыйларның бер кабым икмәккә тилмереп, күзләремә мөлдерәп караулары әле дә хәтердән җуелмый, - ди сугыш елларын хәтерендә яңартып, гомеренең 43 елын мәктәпкә багышлаган Мөшәрәфҗамал апа Хәйруллина.
Бигеш авылы кызы Мөшәрәфҗамал мәктәптән соң Алабуга педагогия училищесының башлангыч сыйныфлар укытучылары әзерләү бүлеген тәмамлый. Ә педагогик хезмәт юлын Кадер мәктәбендә башлый. Сугыш елларында төшкә кадәр балалар укытса, аннан караңгы төнгә кадәр башка яшьтәшләре белән кырда плугарь булып эшли. Чаллыда механизаторлар әзерләү курсы булуын ишеткәч, азмы-күпме стипендиясе дә булыр дип укырга килә. Ләкин V разрядлы дизелист булса да, укытучы һөнәрен техникага бәйле эшкә алыштырырга теләми ул. Түбән Лоҗы, Зичәбаш һ.б. мәктәпләрдә сабыйларга белем бирә. Улын ялгызы тәрбияләүгә карамастан, аңа югары белем бирә. Тормышта ныклы үз урынын булдырган ир итеп тәрбияли.
Бүген Мөшәрәфҗамал апа килене Гөлүсә тәрбиясендә тыныч картлык кичерә. Туганнары да аның хәлен еш белешә, аралашып яшиләр. Шуңа күрә өлкән педагог яшьлектә күргән авырлыкларның картлыктагы рәхәт тормыш белән күмелүеннән канәгать. Онык, оныкчыкларның шат авазын ишетеп яшәүдән дә күңеллерәк нәрсә бар, ди Мөшәрәфҗамал апа.
Бөек Җиңүнең 68 еллыгы якынлашкан бу көннәрдә ул 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны туган көне белән, өенә килеп, Советның аппарат җитәкчесе Клара Габидуллина район җитәкчелеге исеменнән кайнар тәбрикләде һәм Россия Президентының Рәхмәт хатын тапшырды. Ә улы Фоат Хәйруллин җитәкләгән (ул мәрхүм) суд приставлары хезмәткәрләре, хәзерге җитәкчеләре Игорь Будрин белән берлектә Мөшәрәфҗамал Галиулловнага олы хөрмәт күрсәтте. Аларны юбиляр, улымны күргән кебек булдым дип, күз яшьләре белән каршылады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев