Зәй офыклары

Мария сугышчыларга аяк киемнәре теккән

Зәйдә сугыш һәм тыл ветераннарын 90 яшьлек юбилейлары белән котлау матур традициягә әйләнде. Бу көннәрдә район җитәкчелеге Иске Тәкмәк авылында гомер итүче Мария Барышеваны юбилее белән котлап кайтты. Юбиляр тумышы белән әлеге авылдан. 7 классны тәмамлагач, колхозда эшли. 1943 елда Казанга ФЗОга укырга китә, "Спартак" аяк киеме тегү фабрикасында эшли:...

Зәйдә сугыш һәм тыл ветераннарын 90 яшьлек юбилейлары белән котлау матур традициягә әйләнде. Бу көннәрдә район җитәкчелеге Иске Тәкмәк авылында гомер итүче Мария Барышеваны юбилее белән котлап кайтты.

Юбиляр тумышы белән әлеге авылдан. 7 классны тәмамлагач, колхозда эшли. 1943 елда Казанга ФЗОга укырга китә, "Спартак" аяк киеме тегү фабрикасында эшли: хәрбиләргә аяк киемнәре тегә. Башта сменага 10 пар аяк киеме тексәләр, тора-бара ул 1700 парга әйләнә. Мария теккән аяк киемнәреннән күпме солдат илне дошманнан азат иткән. Туган авылына ул 1947 елны әйләнеп кайта, колхозда эшли, сугыштан кайткан күрше егете Иван белән гаилә кора, биш бала үстерәләр. Ире белән 56 ел гомер итеп, аны соңгы юлга озата. Мария әби бала кайгылары да күрә. Бүгенге көндә ул ялгызы гомер итә. Аек фикерле, җитез хәрәкәтле әбигә ул яшьне бирерлек түгел әле. Юбиляр котлаулар кабул итеп, автоклуб үзешчәннәрен уздырып җырлады. Очрашудан бик канәгать калды ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: