Зәй офыклары

Оста эшкә җигә

Имәнлебаш авылы китапханәчесе Нурфия Яхина район башлыгы грантына ия булды. Ул өч дистә елдан артык халыкка китапханә хезмәте күрсәтә. Эше гөрләп бара, китапханәсе ялт итеп тора аның. Район башлыгы грантына ия булуны мәртәбә дип саный һәм ул моңа лаек. Нурфия - Аксар авылы кызы. Мәктәптән соң сыйныфташлары белән авылда бер...

Имәнлебаш авылы китапханәчесе Нурфия Яхина район башлыгы грантына ия булды. Ул өч дистә елдан артык халыкка китапханә хезмәте күрсәтә. Эше гөрләп бара, китапханәсе ялт итеп тора аның. Район башлыгы грантына ия булуны мәртәбә дип саный һәм ул моңа лаек.

Нурфия - Аксар авылы кызы. Мәктәптән соң сыйныфташлары белән авылда бер ел сыер савучы булып эшләгәч, Алабуга культура-агарту училищесында китапханәче һөнәрен үзләштерә. Район мәдәният идарәсе аны Имәнлебаш китапханәсенә эшкә билгели. Ачык йөзле Нурфияне имәнлебашлылар бик тиз үз итә. Ул үз эшен белеп, аны яратып башкара, шуңа да авылның олысы-кечесе күңеленә юлны тиз таба. Авыл мәдәният йортында узучы чараларда да актив катнаша.

- Нурфия китапханәче булып эшли башлаганнан бирле, аның белән иңгә-иң торып, дус-тату эшлибез. Һаман миңа яңа, матур ягы белән ачыла бара, яхшы белгеч, кешелекле ул, - ди Имәнлебаш мәдәният йорты директоры Энҗе Әхмәтҗанова.

Кеше урынны түгел, урынны кеше бизи, диләр. Имәнлебаш китапханәсенә килеп керсәң, һәрвакыт малай-кызлар нидер эзләнер, китапханәче апаларыннан әле бу, әле теге мәгълүматны сорар. Нурфия исә әлеге бихисап күп сорау-гозерләргә, белем багажын эшкә җигеп, ничек тә җавап, кирәкле мәгълүмат таба. Ул төрле яшьтәге балалар, укучылар катнашында бик күп чаралар уздырып, китап укуга мәхәббәт, белемгә омтылыш уята. Аның китапханәсендә барлыгы 310 китап укучы исәпләнә, шуларның 60ы - балалар. Биредә укучылар ике дистәгә якын газет-журналдан файдалана, алар арасында балалар өчен булганнары да бар. Китапханә киштәләрендә тезелеп торучы китаплары, басмалары саны белән түгел, үзенең укучылары белән дә аерылып тора. Нурфия укучыларга экологик, патриотик, әхлак һәм хокук тәрбиясе бирүдә дә киң эш алып бара. Туган якны өйрәнү һәм якташ язучыларыбыз, шагыйрьләребез иҗатын пропагандалау - китапханәче эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләрдән.

Китап мәгарәсе заманча технология - компьютерлар белән җиһазландырылган, алар интернетка тоташтырылган.

Нурфия, авылда башлангыч мәктәп кенә булса да, мәктәп коллективы белән дә тыгыз элемтәдә эшли, урта һәм өлкән буын китап укучылар белән дә уртак тел таба. Мәдәният йортында һәр бәйрәм, язучы-шагыйрьләрнең юбилейлары төрле чаралар белән билгеләп үтелә. Әлбәттә, бу чаралар беренче чиратта китапларга күзәтү ясаудан башлана. Яңа һәм укылган китаплар буенча фикер алышу, әңгәмәләр уздырыла.

- Бура-Киртә китап-ханәсендә күп еллар хезмәт куйган Мәрзия Әхмәтҗанованың эшкә йөрүе буенча сәгатьне төзәтеп була иде, хәзерге буын китапханәчеләрдән Нурфия Яхинаны шулай дияр идем, - ди үзәк китапханә директоры Роза Вәлиева аның турында.

Нурфия үз өстендә даими эшли. Ул район, республика конкурсларында катнаша, семинарларда эш тәҗрибәсе белән уртаклаша.

Китапханәче мәдәният йорты хезмәткәрләре белән бер гаиләдәй булып эшли. "Энҗекәй" татар фольклор коллективы составында йола, гореф-гадәтләр, бәйрәмнәрне саклау йөзеннән уздырылучы чараларда катнаша. Республикага мәгълүм әлеге коллектив "Каз өмәсе", "Аулак өй", "Балага исем кушу", "Киндер юу" кебек халык бәйрәмнәре, йолаларын күрсәтеп, халыкны ял иттерә.

Нурфия тормыш иптәше, авылның тырыш егете Фазыл белән ул һәм кыз үстерделәр. Уллары Эльвир юридик белем алып, Зәйдә эчке эшләр бүлегендә хезмәт куя, кызлары Алсу Казан федераль университетында белем ала.

Хезмәтендә, гаиләсендә үрнәк Нурфиянең хезмәттәшләре, авыл халкы арасында да абруе зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: