Подполковник Мияссәр Гайнуллинның чирек гасыр гомере хәрби хезмәттә үтә. Мияссәр Мәхмүтович - шәһәрдә нефть һәм коммуналь тармакларда эшләп абруй казанган кеше. Ул "Үзәк" иҗтимагый-территориаль үзәге рәисе дә. Җитәкченең хәрби булуы аның эш-гамәлләрендә, үзен физик яктан тотышында, кыяфәтендә ачык чагыла. Сүзендә торучан, ышанычлы, җитди ул. Төз-озын гәүдә, үзе ыспай, пөхтә. Коеп...
Подполковник Мияссәр Гайнуллинның чирек гасыр гомере хәрби хезмәттә үтә. Мияссәр Мәхмүтович - шәһәрдә нефть һәм коммуналь тармакларда эшләп абруй казанган кеше. Ул "Үзәк" иҗтимагый-территориаль үзәге рәисе дә. Җитәкченең хәрби булуы аның эш-гамәлләрендә, үзен физик яктан тотышында, кыяфәтендә ачык чагыла. Сүзендә торучан, ышанычлы, җитди ул. Төз-озын гәүдә, үзе ыспай, пөхтә. Коеп куйган хәрби...
Җырларда җырлана торган Самара өлкәсе Карабиккол авылыннан ул. Мәктәптә укыганда ук хәрби булырга хыяллана. Тик хәрби училищега керергә соңга кала, аннан егет Казан төзүче-инженерлар институтына укырга керә. Институтны уңышлы тәмамлап, армия хезмәтенә алына. Томск өлкәсенең Колпашево шәһәрендә бер ел хезмәт итә: биредә офицерлыкка укый. Армиядән лейтенант дәрәҗәсен алып кайта. Аннан соң үз белгечлеге буенча Казан тимер-бетон эшләнмәләр заводына эшкә урнаша. Бер елдан Мияссәргә яңадан армиягә чакыру килә. Бу юлы ул Приозерский шәһәрендә хезмәт куя. Ул 45 мең халкы булган ябык хәрби шәһәр санала. Аның хезмәте шәһәр коммуналь хуҗалыгында хезмәт итүдән гыйбарәт була. Туган якларына ялга бер кайтуында Әлмәт кызы Алсуны күреп, бер-берсен ошатып, хезмәт иткән частена алып китә. Шул рәвешле, Приозерскийда Гайнулиннар гаиләсе туа. Әкренләп лейтенант Мияссәр Гайнуллин подполковник дәрәҗәсенә күтәрелә.
Ә ул хезмәт куйган коммуналь хуҗалык - катлаулы, тынгысыз хезмәт куюны сорый торган тармак: йортлар, социаль объектлар, оешмалар һәрдаим җылылык, яктылык белән тәэмин ителергә, чиста, караулы булырга тиеш. Ул бүлек башлыгы, баш инженер, аннан идарә башлыгы вазифаларын башкара. Приозерскийда 18 ел хезмәт куйганнан соң, Ташкентка күчерелә. Анда һава һөҗүменнән саклану оборонасының аерым армиясендә хезмәт башлыгы буларак эшен дәвам итә. Шәхсән Мияссәр Мәхмүтович СССР Министрлар оборонасында генерал Иван Третьяк кабул итүендә еш була. Әлеге зур җаваплы хезмәтне дә якташ җаваплылык тоеп, төгәл башкара. Күп мәртәбәләр ул часть командиры Мактау грамотасына ия була.
25 ел хәрби хезмәттән соң хатынының туган ягы Әлмәткә, аннан Зәйгә кайталар. Аның өчен гадәти тормыш башлана. Мияссәр Мәхмүтович нефть һәм газ табу идарәсендә торак-коммуналь хуҗалык бүлеген оештыра. Бу эштә аңа хәрби хезмәттә туплаган эш тәҗрибәсе ярдәмгә килә. Җитәкчелек аның хәрбиләрчә тырыш хезмәтен күрми калмый, билгеле. "Нефтьче" торак милекчеләре ширкәтен оештыру да аңа җиңел бирелә. Ул 6 ел инде әлеге ширкәтне җитәкли. Ширкәт халык мәнфәгатен алга куеп эш итә: коммуналь хезмәтләр күрсәтүдә заман таләпләренә җавап бирүче технологияләр, инновация-ләрне кыю куллана.
Мияссәр Мәхмүтович - гаиләсендә дә яхшы ата, ышанычлы тормыш иптәше. Алсу ханым белән ике ул үстерделәр. Сәнгатькә гашыйк, милләт җанлы да ул: тальян гармунга кушылып җыр сузуга, янәшәдәгеләр тынып кала. "Шахта", "Рамай", "Олы юлның тузаны", "Сәрбиназ" кебек халык җырларын бөтен нечкәлекләре белән башкара. Көндәлек мәшәкатьләрдән әнә шулай җырлап күңеленә бушану ала. Хәрби хезмәт дисциплиналы булырга өйрәтте, тормышымда һәм хезмәтемдә зур тормыш мәктәбе булды, ди подполковник.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев