Зәй офыклары

Сокланырлык пар

Гаилә - кечкенә дәүләт ул, дип юкка гына әйтмиләр. Ныклы, бер-берсен аңлап яшәүче гаиләләр - илнең терәге. Нәкъ менә шундый гаиләләрдә киләчәкне төзүче яңа, ышанычлы буын барлыкка килә дә. 8 июль Россиядә - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Бу ныклы, төпле гаиләләргә илкүләм әһәмият бирелүе турында сөйли. Ул илебездә 2008...

Гаилә - кечкенә дәүләт ул, дип юкка гына әйтмиләр. Ныклы, бер-берсен аңлап яшәүче гаиләләр - илнең терәге. Нәкъ менә шундый гаиләләрдә киләчәкне төзүче яңа, ышанычлы буын барлыкка килә дә. 8 июль Россиядә - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Бу ныклы, төпле гаиләләргә илкүләм әһәмият бирелүе турында сөйли. Ул илебездә 2008 елдан билгеләп үтелә. Әлеге күркәм көн уңаеннан сүзебез районның мөхтәрәм затлары, матур парлар - Валентина Дмитриевна белән Минзәкрәм Садретдин улы Камалюковлар турында. Алар 4 июльдә уртак гаилә учагын тергезүләренең 55 еллыгын билгеләп үттеләр. 55 ел элек үзләрен очраштырган, кавыштырган Казан авыл хуҗалыгы институтын алар әле бүген дә яратып, сагынып искә ала.

- Язмыш шулай бит ул. Мин Казанга укырга Чувашиянең Комсомол районы Урмай авылыннан килдем, ә Валентина - Мамадыш районы кызы. Икебез бер курста агроном белгечлеге үзләштерә башладык. Биш ел уку дәверендә вакытның ни арада безне бер-беребезгә бәйләп куюын сизми дә калдык, - дип елмая Минзәкрәм Садретдинович.

Алар 1961 елда укып бетереп, кулларына диплом алуга, мәхәббәтләрен законлаштырып та куялар. Яшь белгечләрне юллама белән Сарман районы «Нөркәй» совхозына эшкә билгелиләр. Минзәкрәм хезмәт юлын агроном булып башласа, Валентина совхозда икътисадчы эшенә керешә. Шунысына сокланырлык, рус кызы Валентинага татарча гына аралаша торган совхоз хезмәткәрләре арасында, әлбәттә, җиңел булмагандыр, ул телне өйрәнә. Хәзер аның татар телендә иркен аралашуын, камил сөйләмен татар кешеләренә үрнәк итеп куярлык.

- Татар телен өйрәнергә, килен булып төшкәч, үз-үземә максат итеп куйдым. Каенанам бик акыллы, тәрбияле кеше иде, беркайчан да аның киңәшләреннән чыкмаска тырыштым. Кызым, мин өлкән кеше, рус телен яхшы белмим, син әле яшь, татарча өйрәнергә тырыш, улым сайлаган кеше белән рәхәтләнеп аралашып, серләшеп яшисем килә, диде ул миңа. Бу сүзләр миңа бик нык тәэсир итте. Сарманда өч ел эшләү дәверендә телне аралашырлык итеп өйрәндем, - ди Валентина Дмитриевна.

Аннан Камалюковлар гаиләсен, Минзәкрәм Садретдиновичны баш агроном итеп билгеләү сәбәпле, Аксубай районындагы бер совхозга күчерәләр. Анда Валентина ханым 6 ел мәктәптә биология-химия дәресләре укыта. Язмыш аларны Актанышка да алып килә. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә тәҗрибәле белгеч булып өлгергән энергияле Минзәкрәмне республика җитәкчелеге күреп алып, Актанышта авыл хуҗалыгы идарәсе белән җитәкчелек итү бурычын йөкли. Көнне төнгә ялгап эшләргә күнеккән Камалюков анда, җиң сызганып, авыл хуҗалыгы тармагын үстерү өчен бөтен көчен куя. Тормыш иптәше идарәдә икътисадчы булып эшли. Шулай итеп, алар эштә дә, өйдә дә еш янәшә була.

- Улыбыз Олег ул чакта кечкенә иде әле. Аннан әтиең кайда эшли, дип сорыйлар икән. Бала, рядом с мамой, дип җавап биргән, ә әниең кайда эшли дигәч, рядом с папой, дигән. Балалар безне һәрчак янәшә күрергә күнегеп үсте. Иремнең җитәкче урында эшләве, әлбәттә, гаиләгә вакытны күп калдырмый иде. Минзәкрәмне мин барысына да өлгерергә тырышуы өчен тагын да ныграк яраттым. Улым Олег бервакыт берничә көн әтисен күрә алмады, ул эшкә киткәндә бала әле йоклый, ул кайтканда инде төнге йокыга талган була. Бу миннән сорый, әни, безнең әти кайда ул, командировкага киттеме әллә, ди. Баланың юксынуы турында җиткергәч, Минзәкрәм эштән иртәрәк кайтырга тырышучан булды, - дип сөйли бала тәрбияләүдә ир белән хатын роле турында сорашкач Валентина ханым.

- Балага, һичшиксез, әти-әнисенең һәрчак янәшәдә булуын кечкенә чакта да, өлкәнәйгәч тә сиздереп тору кирәк. Кечкенә чакта ул үзенең яклаучысы булуын тойса, үскәч, әти-әни турында кайгыртырга өйрәнә. Үскәндә минем аларга кул күтәрү турында уйлаганым да булмады, әмма әти кеше үзенең гаилә башлыгы булуын, аның сүзе кече дәүләттә закон кебек тәэсир итүен мөһим дип саныйм. Ә баланы ничек тәрбияләүгә килгәндә, иң башта үзеңдә дисциплина, дөреслек, төгәллек булырга тиеш, бала ул ата-анасына карап формалаша, - ди Минзәкрәм абый.

Зәйгә Камалюковлар гаиләсе 1985 елда килеп төпләнә. Биредә Минзәкрәм Садретдиновичны район башкарма комитеты рәисе итеп билгелиләр. Шул урында ул лаеклы ялга чыкканчы хезмәт куя. Кайда гына яшәсәләр, эшләсәләр дә, Минзәкрәм абый, туган авылыннан кала, иң якын урын дип Зәйне, үзе тергезгән йорт-нигезен атый. Балачакта әни тәрбиясендә абыйсы белән үсүләрен күзаллап, ишле гаиләне гел янәшәсендә тотуга игътибарлы була. Валентина ханым алты балалы гаиләнең бишенчесе булганга, шулай ук үз балаларын төп нигездә еш күрүне иң зур бәхет дип саный. Олы кызлары Галина да, уллары Олег та, кече кызлары Альбина да, гаилә корып, Зәйдә төпләнгәннәр. Өч балаларына да югары белем биреп, менә дигән белгечләр итеп үстергән өлкәннәр алар белән горурланып яши бүген. Камалюковлар - 8 онык, 4 оныкчыкка әби белән бабай. Гаилә бәйрәмнәрендә өлкәннәр йортына олысы-кечесе - барысы 24 кеше җыела хәзер. Алга таба гаиләбез тагын да ишәйсен, оныкчыклар бигрәк тә тәмле, дип елмаешалар энҗе туйларын билгеләп узган бәхетле парлар.

- Балалар, оныклар, килен-кияүләр йортыбыз яныннан очраклы гына узганда да кереп хәл белешми калмыйлар, ата-ана өчен шуннан да зур бәхет, горурлык юк. Хәтта оныкларыбыз нинди белгечлек сайларга кирәк булганда да безнең белән киңәшләшә, димәк, без - алар өчен үрнәк, - ди өлкәннәр.

Хәер, Камалюковларны әле өлкәннәр дип әйтергә иртәрәктер, чөнки каралты-кура тутырып кош-корт, мал-туар асрыйлар, яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр, умарта тоталар. Үзләре җитештергән продукциягә бик игътибарлылар. Әле Минзәкрәм Садретдинович - район аксакаллар советы әгъзасы да. Ул үз хезмәт тәҗрибәсе белән еш уртаклаша.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Камалюковлар гаиләсен үрнәк, тату гаилә сере белән уртаклашырга бәйрәм кичәсенә дә чакырдылар. Бер-берсенә булган тугрылыкларын еллар сынаган бу матур парларга күз тимәсен, дип карамый мөмкин түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: