Зәй офыклары

Тормыш иминлеге нигезләрен иң яхшы укытучы - Александр Ширяев

Бүген Зәйнең 6нчы мәктәбендә тормыш иминлеге нигезләре дәресләрен алып баручы педагоглар арасында "Ел укытучысы" республика конкурсының төбәк ярышлары үтте. Анда Чистай, Азнакай, Алабуга районнарыннан педагоглар көч сынашты. Безнең район данын бәйгедә татар гимназиясе укытучысы Рамил Фаршатов һәм 6нчы мәктәп педагогы Александр Ширяев яклады. Мәртәбәле жюри каршында педагоглар презентация ясады һәм...

Бүген Зәйнең 6нчы мәктәбендә тормыш иминлеге нигезләре дәресләрен алып баручы педагоглар арасында "Ел укытучысы" республика конкурсының төбәк ярышлары үтте. Анда Чистай, Азнакай, Алабуга районнарыннан педагоглар көч сынашты. Безнең район данын бәйгедә татар гимназиясе укытучысы Рамил Фаршатов һәм 6нчы мәктәп педагогы Александр Ширяев яклады. Мәртәбәле жюри каршында педагоглар презентация ясады һәм аерым темаларга дәресләр бирде. Александр Иванович противогазлар, аларны куллану, төрләренә карап бүлү темасына үзенчәлекле дәрес әзерләсә, Рамил Фәнисович суга баткан очракта мөһим кагыйдәләр буенча укучылар белән эшләде.

- Без тормыш иминлеге нигезләре дәресләрен укытучылар арасында районда иң яхшыларны билгеләү өчен узган елның декабрь азагында муниципаль турны үткәрдек. Гомумән, педагогларыбыз дәресләрне үзенчәлекле, үтемле алып барулары белән уңай тәэсир калдырды. Республикакүләм дәрәҗәгә килгәндә, моңа кадәр районнан Сергей Петрушенко финалда чыгыш ясап, призлы урынны алуга иреште. Шулай ук башка педагогларыбыз, аларда тәрбияләнүче укучыларыбызның да уңышлары шактый, - ди мәгариф идарәсе белгече Лилия Гатина.

Ә быелгы төбәк бәйгесендә исә иң зур баллны Александр Ширяев җыйды. 12 еллык педагогик стажы булган укытучы, отствкадагы хәрби офицер буларак " Бөркет" хәрби-патриотик яшүсмерләр клубы оештырып, укучылар белән дәрестән соң да махсус тренеровкалар үткәрә. Кыскасы, ул тормыш иминлеге нигезләрен өйрәтү максатында нәтиҗәле эшли. Аның шәкертләре арасында хәрби һөнәр алган 10нан артык зәйле исәпләнә.

Александр Ширяев һәм төбәк бәйгесендә икенче урын алган Ранис Шәйхуллин бәйгенең финал өлешенә сайлап алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: