Зәй офыклары

Тәртип сагында

27 июнь – Россия яшьләре көне. Яшьлек - һәр кешенең тормышында искиткеч матур чор гына түгел, аерым күңел халәте дә. Ул - сыналулар, эзләнүләр, иң кыю хыялларны ачу һәм тормышка ашыру вакыты. Яшь чакта кеше кыйммәтле тәҗрибә туплый, якты киләчәк турында хыяллана. Шул уңайдан туган төбәгендә тырыш хезмәт куючы, актив яшьләребезне газетабыз битләрендә яктыртырга булдык.

Полициягә  физик яктан нык әзерлекле, армия хезмәтен үтәп кайткан, үзен яхшы яктан гына күрсәткән егетләр һәм кызлар кабул ителә. Соңгы елларда Зәй эчке эшләр бүлеге  яңарыш кичерә, биредә бик күп яшьләр хезмәт куя. Шуларның берсе – җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсе оперуполномоченные Никита Бывалов.

Никита – Зәй егете, шәһәрнең 6нчы мәктәбендә, политехник колледжда белем алып, Ватан алдында бурычын үтәп кайткан. 2020 елда полициягә эшкә килә. Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре күп кенә бурычларны хәл итә - җинаятьчеләрне, шул исәптән тикшерүдән яшеренгән кешеләрне эзләү белән шөгыльләнәләр, профилактик эш алып баралар, хәбәрсез югалган кешеләрне эзлиләр. 

-Мин балачактан полициядә эшләргә хыялландым. Әлбәттә, һәр хезмәтнең үз авырлыгы, үз җаваплылыгы һәм үзенчәлеге бар. Җинаятьче белән күзгә-күз карап сөйләшкәндә тәрбияче ролен башкарырга туры килә. Синең бурычың – бу кешенең язмышын үзгәртү, аның ялгышын төзәтү, нормаль тормышка кайтару. Физик әзерлегең дә яхшы булырга тиеш, җинаятьчеләр белән очрашканда төрле хәлләр була, каршылык та күрсәтүләре  мөмкин, -дип сөйли эше турында Никита.

Әлбәттә, бу хезмәт турында сөйләгәндә барлык мәгълүматны ачып бирү дә ярамый. Җинаять кылыну турында хәбәр алуга, алар иң беренчеләрдән булып урынга чыга. Бүгенге көндә милек характерындагы җинаятьләрнең күбесе интернет челтәре аша башкарыла. Алар мәгълүмати, коммуникацион технологияләр кулланып кылынган җинаятьләрне дә тикшерә. Мошенниклык очракларын ачыклау буенча да актив эш алып барыла.

Күп вакыт кылынган җинаятьне тикшерү өчен командировкаларга да йөрергә туры килә, ди Никита. Әле күптән түгел генә Тамбовтан кайткан, бу көннәрдә Самарага чыгып китәргә җыена.

-Никита Бывалов - үз эшенә җаваплы караучы, башкаларга үрнәк итеп куярлык тырыш хезмәткәр. Үз бурычын намус белән башкара, тәртип булдыруга, җинаятьләрне булдырмауга һәм аларны ачуга үзеннән зур өлеш кертә, -ди эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Ринат Кәбиров.

Полиция хезмәткәрләре вакыт белән исәпләшми эшли. Алар өчен ял да, бәйрәм дә юк, эш сәгате беткәннән соң да бик еш тоткарланырга туры килә. Чөнки һәр эшне төгәл һәм дөрес итеп башкарырга кирәк. Алар кулында – кеше язмышлары. Ә өйдә Никитаны 3 яшьлек кызы Арина белән хатыны Диана көтә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: