Зәй офыклары

Зәйдә гаилә бәйрәме күркәм чара белән үтте ( фоторепортаж)

8 июль - Бөтенроссиядә гаилә, мәхәббәт һәм тугърылык көне буларак , 2008 елдан( гаилә елыннан) билгеләп үтелә. Нәкъ менә шушы көнне озак еллар күркәм гаилә булып, бер- берсен кадерләп , яратып яшәүче парларны хөрмәтләү илебезнең төрле почмакларында матур традициягә әйләнеп бара. Әлеге гаилә бәйрәменең үз медале бар. Ә аның күркәм...

8 июль - Бөтенроссиядә гаилә, мәхәббәт һәм тугърылык көне буларак , 2008 елдан( гаилә елыннан) билгеләп үтелә. Нәкъ менә шушы көнне озак еллар күркәм гаилә булып, бер- берсен кадерләп , яратып яшәүче парларны хөрмәтләү илебезнең төрле почмакларында матур традициягә әйләнеп бара. Әлеге гаилә бәйрәменең үз медале бар. Ә аның күркәм символы буларак ромашка чәчәге сайланган. Чөнки гашыйк кешенең ромашка таҗларын өзеп сөйгәне хисләрен белергә теләве элек- электән килгән гадәт. Сары күзле ромашкалар бәйрәме безнең шәһәрдә дә бик җылы узды. Хисле мәхәббәт җырлары яңгыраган «Энергетик» мәдәният йорты каршындагы мәйданга халык кызыксынып җыйналды. Чөнки яшьлегендә мәхәббәтен очратып, төн йокыларын качырып , барлык хис - кичерешләре белән сөйгәне янында гына булырга ашкынган җаннар аз түгел. Бу матур хис- тойгыларны гаилә корып яши башлагач та сүрелдермичә саклаучы парларга без сокланып карыйбыз. Алар гаиләдә дә , эштә дә ил тоткасы кешеләр. Районыбызда мондый матур парлар күп. Гаилә , мәхәббәт һәм тугърылык көне уңаеннан оештырылган бәйрәмдә дә кавышуларының түгәрәк датасын билгеләп үтүче әнә шундый парлар мөхтәрәм кунак булдылар. Районыбызның мөхтәрәм кешеләре булган Надежда һәм Вячеслав Сыщиковлар 26 июньдә бергә гомер кичерүләренең 40 еллыгын билгеләп үткән. Икесе дә хезмәт елларын шикәр заводына багышлаган бу кешеләр турында бик күп язарга була. Берсе җитәкче, икенчесе баш технолог булган Сыщиковлар шикәр заводын югары җитештерүчәнлек белән бөтен илгә танытуга зур өлеш керткән кешеләр. Алар ике кыз тәрбияләп үстереп, 4 оныкка әби-бабай булдылар. Гаилә көне уңаеннан бу парларга тугърылык медале тапшырылды. Ә 55 ел бер гаилә җылысы учагын саклаучы Валентина һәм Минзеәкрәм Камалюковлар күркәм бәйрәмгә күпләп, барлык гаилә әгъзалары , онык, оныкчыклар белән килгән иделәр. Өйләнешүләренә 20 ел тулган Гүзәлия һәм Фәнис Шәрәфевлар да, 15 ел үрнәк гаилә булып яшәүче Ландыш һәм Илсур Рәхимовлар да, 10 ел дәвамында пар күгәрченнәрдәй гөрләшүче Оксана һәм Эдуард Хәсәншиннар да, әле гаилә учагын тергезүләренә бер ел гына булган Аида һәм Альберт Фатыйховлар да күркәм бәйрәм чарасына чакырылган иделәр. Аларны һәм бәйрәм чарасына җыелган барлык зәйлеләрне район җитәкчелеге исеменнән район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев тәбрикләде һәм матур парларга мактау грамоталары тапшырды. - Илебез, республикабыз, районыбыз менә шундый күркәм парлар белән нык, киләчәккә зур өметләр баглап атлый. Гаилә һәр кешегә кирәк, гаилә ни кадәр ныклы булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле, бер-берсен аңлап-санлап яшәүче парлардан туган буын да ил тоткасы булып тора. 2015 елда безнең районда 300 яшь пар теркәлгән, 570 бала туган. Ә бу елның 6 ае эчендә 109 пар никахлашкан, 280 сабый дөньяга аваз салган. Без бу саннар өчен шатбыз, алга таба да алар бары тик үсүгә генә барсын, - диде ул. Тантаналы өлештән соң бәйрәм чарасы «Энергетик» мәдәният сарае сәнгать әһелләре әзерләгән концерт, яшьләр эшләре идарәсе хезмәткәрләре әзерләгән төрле бәйгеләр белән дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: