Зәй офыклары

Зәйдә күп сыер асраучы 25 кеше аппаратлы булды

Зәйдә терлекчелек тармагына, шул исәптән шәхси хуҗалыгында күп итеп мал-туар, сыер асраучыларга игътибар артты. Район башлыгы Разиф Кәримов кимендә өч сыер асраучыларга сыер саву аппаратлары бирү традициясен кертте. Узган ел районда 112 хуҗалыкка аппаратлар биргән иде. Бүген исә Чыбыклы мәдәният йортында күп сыер малы асраучы 25 гаиләгә саву аппаратлары бирелде....

Зәйдә терлекчелек тармагына, шул исәптән шәхси хуҗалыгында күп итеп мал-туар, сыер асраучыларга игътибар артты. Район башлыгы Разиф Кәримов кимендә өч сыер асраучыларга сыер саву аппаратлары бирү традициясен кертте. Узган ел районда 112 хуҗалыкка аппаратлар биргән иде. Бүген исә Чыбыклы мәдәният йортында күп сыер малы асраучы 25 гаиләгә саву аппаратлары бирелде. Аппарат тапшыру бәйрәм тантанасы буларак узды, кунакларга сәхнәләштерелгән күренеш күрсәтелде. Башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов сыер малы тотучыларга җылы сүзләр әйтеп, хәләл көч белән җитештерелгән продукциянең бәрәкәтле булуын теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: