Зәй офыклары

Зәйдә ветераннарга бүләкләр тапшыру башланды

Бүген Зәй районы ветераннары Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан Татарстан Президенты һәм район башлыгының махсус бүләкләрен ала башлады. Районда барлыгы 265 кешегә Президент бүләге кайтты. Алар сугыш ветераннарына, концлагерьда булучыларга, сугышта катнашучыларның тол хатыннарына тапшырыла. Беренче шундый бүләкләрне Иске Зәй бистәсендә яшәүче ветераннар Василий Петрович Емелин һәм Максим Данилович Лукьянов...

Бүген Зәй районы ветераннары Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан Татарстан Президенты һәм район башлыгының махсус бүләкләрен ала башлады. Районда барлыгы 265 кешегә Президент бүләге кайтты. Алар сугыш ветераннарына, концлагерьда булучыларга, сугышта катнашучыларның тол хатыннарына тапшырыла. Беренче шундый бүләкләрне Иске Зәй бистәсендә яшәүче ветераннар Василий Петрович Емелин һәм Максим Данилович Лукьянов район башлыгы Разиф Кәримов кулыннан алды.

- Исән булып, бүгенге тормышның рәхәтен күреп, кадер-хөрмәттә яшәгез әле. Бөтен районыбызда сез - ветераннарыбыз бары 44 кеше калдыгыз. Илебез иминлеге өчен куйган тырышлыгыгыз өчен бик зур рәхмәтле сезнең алда, - дип мөрәҗәгать итте ветераннарга Разиф Кәримов.

Ул шулай ук Президент бүләге белән бергә мөхтәрәм затларга шәхсән әзерләнгән бәйрәм бүләген дә тапшырды.

Ә район ветераннар советы рәисе Марсель Хуҗин, котлауларга кушылып, республика Дәүләт Советы депутаты Фоат Комаров бүләген дә бирде. Ветераннар үзләренә күрсәтелгән хөрмәттән канәгать калды, район башлыгының хәл-әхвәл сорашуына каршы алар, районда баручы яхшы үзгәрешләрдән хәбәрдар булуларын, алар өчен сөенеп яшәүләрен белдерделәр.

- Безгә хәзер киләчәк тормышның ныклы кулларда калуына ышану бик мөһим. Ил, республикабыз, районыбызның үсештә булуына күңел сөенә. Яшьлегебездә дошманга каршы көрәшеп, бүгенге матур тормыш өчен өлеш кертүебезгә шатбыз, - ди Максим Лукьянов.

Ә Василий Емелин исә Иске Зәйдәге Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә куелган һәйкәлне үткән ел яңартуларына бик рәхмәтле, ил иминлеге өчен шаһит китүчеләрне хөрмәтләүгә игътибар булуын ассызыклады.

Район җитәкчеләре ветераннарны 9 Май - Җиңү көнендә бәйрәм парадларында көтеп калуларын белдерделәр.

Энҗе Әгъләмова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: