Җәмгыять һәм кеше

Зәйлеләрне шаккатырдылар

Яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүгә тәэсир итүче һәр эш юнәлеше зур әһәмияткә ия. Бүген һәртөрле агымга тиз ияреп китәрдәй яшүсмерләрне "кыек юлдан", начар гамәлләрдән аралап калу һәрберебезнең бурычы. Әлеге уңайдан нәтиҗәле эше белән республикада танылган "От Афгана до Чечни" дип аталган Әлки районының иҗат төркеме безнең шәһәрдә дә булып, җылы...

Яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүгә тәэсир итүче һәр эш юнәлеше зур әһәмияткә ия. Бүген һәртөрле агымга тиз ияреп китәрдәй яшүсмерләрне "кыек юлдан", начар гамәлләрдән аралап калу һәрберебезнең бурычы. Әлеге уңайдан нәтиҗәле эше белән республикада танылган "От Афгана до Чечни" дип аталган Әлки районының иҗат төркеме безнең шәһәрдә дә булып, җылы эчтәлекле концерт программасы тәкъдим итте. Патриотик рухтагы җырлар, шигырьләрдән торган кичәне "кайнар нокта"ларда хәрби хезмәт үтеп кайткан райондашларыбыз да, яшьләр дә зур дулкынлану, эчкерсез күңел кичерешләре белән күзәтте.

Әфганчы Рөстәм Шәйхетдинов җитәкчелегендәге 8 кешедән торган әлеге иҗат төркеме 2011 елда оешкан.

Хәзер алар республика шәһәрләре буйлап концерт программасы белән чыккан, кичәләрдән җыелган акчаның бер өлешен "кайнар нокта"ларда һәлак булганнар гаиләләренә бирергә җыена. Ә төп максатлары - патриотик җырлар, үз кичерешләре аша яшь буынга ватанпәрвәрлек орлыклары салу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Зәйлеләрне шаккатырдылар
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше