Зәй офыклары

Алименттан качып булмый

Балаларны яклау көне уңаеннан Россия суд приставлары федераль хезмәте идарәсе алимент түләүдән качып йөрүче ата-аналарны кисәтү максатында «Балаларыгызны ташламагыз - алимент түләгез!!!» дип исемләнгән акция үткәрде. Ни өчен әти-әниләр балигъ булмаган балаларына алимент түләргә теләми? Ни өчен ата-ана ялгышы өчен бала зыян күрергә тиеш? Югыйсә һәр сабыйның матур уенчык белән...

Балаларны яклау көне уңаеннан Россия суд приставлары федераль хезмәте идарәсе алимент түләүдән качып йөрүче ата-аналарны кисәтү максатында «Балаларыгызны ташламагыз - алимент түләгез!!!» дип исемләнгән акция үткәрде.

Ни өчен әти-әниләр балигъ булмаган балаларына алимент түләргә теләми? Ни өчен ата-ана ялгышы өчен бала зыян күрергә тиеш? Югыйсә һәр сабыйның матур уенчык белән уйнарга, матур киенергә, тәмле ашарга хакы бар.

Әлеге балаларның хокукын яклау максатында Россия суд приставлары федераль хезмәте идарәсенең Татарстан буенча Зәй бүлеге алиментларны үз вакытында түләтүгә зур игътибар бирә. Суд приставлары әлеге категория белән көн саен җитди эш алып бара. Кызганычка каршы, алимент түләмәүчеләр һаман саен арта бара. Ел башыннан суд приставларында 889 эш теркәлде. Шуларның 221е инде үтәлде, 107се буенча алимент түләмәүченең кайда булуын ачыклау, эзләү бурычы куелды.

Алимент түләтү буенча эш суд приставларыннан аеруча һөнәри осталык сорый. Чөнки һәр эш артында бала язмышы, социаль мәгънә ята. Шуңа күрә безнең хезмәткәрләр закон буенча каралган бөтен катгый гамәлләрне кулланып эшләүне алга куя. Бу беренче чиратта эшләүче кешеләрнең хезмәт хакыннан суд билгеләгән күләмдә алимент тотып калу белән бәйле. Ә инде алимент түләргә тиешле гражданинның даими эш урыны булмаса, аңа мәҗбүри рәвештә түләтү чарасы күрелә. Ул милеккә арест салып, исәп-хисап счетларындагы акчаларны тикшереп, әлеге җыемнардан түләтүгә кагыла. Алимент түләмәү сәбәпле бурычлары булганнар Россия Федерациясеннән читкә чыгарылмый. Явыз рәвештә балалары өчен тиешле акчаны түләмәүчеләр Россия Федерациясе Җинаять кодексының 157нче маддәсе нигезендә җавапка тартыла. Хәзерге вакытта район суд приставлары шундый 6 җинаять эше кузгатты.

Моннан тыш, инде балалары балигъ булу яшенә җиткән, ә әти-әниләре һаман да алимент бурычларын капламаган очраклар буенча да эшләр суд приставлары каравында. Андыйлар бүгенге көндә 20ләп исәпләнә. Хәзер аларның бурычларын түләтү өчен милекләрен барлап, шул милектән алимент түләүләрен каплату өчен документлар әзерләү эше бара. Үз балаларын кайгыртмаган мондый кешеләргә социаль рекламалар аша да тәэсир итү кирәк. Хәтта алимент түләвеннән качучылар исемлеген барлык кешеләр күрерлек урыннарга кую да начар булмас иде.

И. Будрин,

суд приставларының район бүлеге башлыгы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: