Зәй офыклары

Алмагачлар бизәр паркны

"Техно заводы" ҖЧШ "Яшел шәһәр" акциясе уздыру башлангычы белән чыкты. Завод коллективы паркка алмагачлар утыртуны үз өстенә алды. Бу матур башлангычны шәһәрнең барлык предприятие, оешма, учреждениеләре дә хуплады. 14 сентябрьдә узган акция Урман хезмәткәрләре көненә туры килде. Татарстанның 17,8 процентын гына урманнар били. Бу күрсәткеч башка төбәкләр белән чагыштырганда бик...

"Техно заводы" ҖЧШ "Яшел шәһәр" акциясе уздыру башлангычы белән чыкты. Завод коллективы паркка алмагачлар утыртуны үз өстенә алды. Бу матур башлангычны шәһәрнең барлык предприятие, оешма, учреждениеләре дә хуплады. 14 сентябрьдә узган акция Урман хезмәткәрләре көненә туры килде.

Татарстанның 17,8 процентын гына урманнар били. Бу күрсәткеч башка төбәкләр белән чагыштырганда бик аз. Шәһәр биләмәсе, паркка агач утырту, беренчедән, яшеллекне арттырса, икенчедән, агач-куаклар экологик хәлне яхшырта.

"Яшел шәһәр" акциясе бәйрәм төсе алды. "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе, район Советы һәм башкарма комитет хезмәткәрләре Энергетиклар урамына туя агачлары утыртты. Бу эштә аларга җылылык челтәрләре предприятиесе дә булышлык итте. ГРЭС - Нариманов, "ТатЭК" АҖ - Ефимов, "Тимер" металл корылмалар заводы - Төзүчеләр, "Горзеленхоз" ҖЧШ - Җиңү проспекты, Октябрь, Ленин, 1нче Май урамнарына, политехник колледж - урман полосасына, "Теплосервис" АҖ 1нче мәктәп укучылары белән бергә - Мәктәп тавына, Зәй урманчылыгы дәүләт унитар предприятиесе 5нче мәктәп укучылары белән Мичурин урамына, "Яшьлек" боз сарае коллективы боз сарае алдына каен, туя, миләш, юкә, чыршы һ.б. агачлар утыртты. Бу көнне Ринат Фәрдиев исемендәге икенче паркта да эш кайнады. Биредә ипи заводы,"Су каналы", "Мефро уилз Руссия - Зәй заводы", "Челтәр компаниясе" АҖ филиалы, район электр элемтәсе үзәге хезмәткәрләре агач-куаклар утыртты. Технолылар исә 240 төп алмагач утыртты. Анда район башлыгы Татьяна Воропаева, завод директоры Андрей Мамонтов катнашты. Алмагачлар үсеп китеп, ял итүчеләр, балалар алма ашасын, ди завод коллективы. Паркның икенче өлеше дә берничә елдан агач-куакларга күмеләчәк.

Гомумән, "Яшел шәһәр" акциясендә 1 мең агач, 10 мең төп куак утыртылды. Татьяна Воропаева әйтүенчә, мондый акцияләр алга таба да дәвам итеп, аңа укучылар да кушылачак. Бу эш алдагы яздан башланыр дип көтелә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: