Зәй офыклары

Алышынмасын сизгер карашың

Яшьләр эшләре идарәсе ЮХИДИ белән берлектә руль артында йөрүчеләрнең бер-берсенә ихтирамлы, игътибарлы булуын арттыру максатында тагын бер кызыклы акция башлап җибәрде. "Позитив билге" дип аталган бу чараның беренчесе шәһәрнең Баныкин, Ленин, Октябрь урамнары, Җиңү проспекты кисешкән юл чатында узды. Биредә яшьләр "Гашыйк булсаң, сигнал бир!", "Йокың килсә, авария утыңны кабыз"...

Яшьләр эшләре идарәсе ЮХИДИ белән берлектә руль артында йөрүчеләрнең бер-берсенә ихтирамлы, игътибарлы булуын арттыру максатында тагын бер кызыклы акция башлап җибәрде. "Позитив билге" дип аталган бу чараның беренчесе шәһәрнең Баныкин, Ленин, Октябрь урамнары, Җиңү проспекты кисешкән юл чатында узды. Биредә яшьләр "Гашыйк булсаң, сигнал бир!", "Йокың килсә, авария утыңны кабыз" кебек кызыклы плакатлар белән юлда йөрүчеләрнең күңелен күтәрде.

- Әлеге плакатлар, беренчедән, елмаерга мәҗбүр итсә, икенчедән, катлаулы юл чатында игътибарны арттырырга ишарәли. Акция барышында бер генә юл йөрү кагыйдәсен бозучыга да юлыкмадык. Алга таба аны юл һәлакәтләре ешрак теркәлә торган башка участокларда да оештырырга исәплибез, - ди ЮХИДИнең пропаганда бүлеге инспекторы Әзһәр Галимов.

"Кайгырту" ирекле хәрәкәте волонтерлары Адилә Галәлетдинова, Раилә Хәмәдиева да мондый акцияләрнең дәвамлы булуын тели. Алар фикеренчә, күтәренке күңел белән транспорт йөртүченең юлга игътибары да ныклырак була. Ә бу аяныч нәтиҗәләргә китерүче юл фаҗигаләрен киметүгә этәргеч булачак, ди алар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: