Зәй офыклары

Бала иминлеге – игътибар үзәгендә

Район башлыгы Татьяна Воропаева, соңгы араларда республика халкын тетрәндергән Чаллы һәм Алабуга шәһәрләрендә балалар белән булган хәлләрне күздә тотып, районда аз керемле, күп балалы гаиләләргә ярдәм йөзеннән кәрәзле телефоннар бирү инициативасы белән чыкты. 28 гаиләгә телефоннар тапшырылды. - Әлеге куркыныч очракларның икесе дә күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче сабыйлар белән булуын...

Район башлыгы Татьяна Воропаева, соңгы араларда республика халкын тетрәндергән Чаллы һәм Алабуга шәһәрләрендә балалар белән булган хәлләрне күздә тотып, районда аз керемле, күп балалы гаиләләргә ярдәм йөзеннән кәрәзле телефоннар бирү инициативасы белән чыкты. 28 гаиләгә телефоннар тапшырылды.

- Әлеге куркыныч очракларның икесе дә күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче сабыйлар белән булуын истә тотып, без әти-әниләрнең балалары белән гел элемтәдә торуын теләп, кәрәзле телефоннар бүләк итәргә булдык. Балалар - безнең иң кадерле кешеләребез. Аларның исән-имин, сау-сәламәт булуы өчен без - өлкәннәр җаваплы, - диде район башлыгы.

Кәрәзле телефоннар бер кнопкага басуга, тиз арада ярдәм чакыруга көйләнгән. Телефоннарны башка төрле программаларга, мәсәлән, ата-анага баласының кайсы урында икәнен күрсәтә торганга да көйләргә була. Моның өчен шәһәрдәге "Беренче сотовый" кибетенә килергә кирәк. Биредә балалар куркынычсызлыгы өчен булган программаларга керергә ярдәм итәчәкләр.

Моннан тыш, балалар иминлеген кайгыртып, яшьләр идарәсе балаларны мәктәптән яки башка өстәмә шөгыльләнү урыныннан каршы алу өчен волонтерлар ярдәме тәкъдим итә. Әти-әни кичке якта баласын каршылый алмаса, волонтерга шалтыратып ярдәм сорый ала. Волонтерлар ярдәме турында мәгълүматны теләсә-кемнән түгел, бары тик яшьләр идарәсеннән генә алу зарур.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: