Зәй офыклары

Беләсең икән – шалтырат!

18 марттан Татарстанда "Үлем белән кайда сату итүләре турында хәбәр ит!" дип исемләнгән наркотиклар әйләнешенә каршы Бөтенроссия акциясенең беренче этабы башланды. Алтынчы ел рәттән үткәрелүче акциянең максаты - наркомания мәсьәләсенә халыкның игътибарын ныграк җәлеп итү, әлеге тозакка эләгүчеләргә ярдәм күрсәтү, наркотик белән сәүдә итүчеләр һәм наркопритон хуҗаларына карата җәмәгатьчелек нәфрәтен...

18 марттан Татарстанда "Үлем белән кайда сату итүләре турында хәбәр ит!" дип исемләнгән наркотиклар әйләнешенә каршы Бөтенроссия акциясенең беренче этабы башланды.

Алтынчы ел рәттән үткәрелүче акциянең максаты - наркомания мәсьәләсенә халыкның игътибарын ныграк җәлеп итү, әлеге тозакка эләгүчеләргә ярдәм күрсәтү, наркотик белән сәүдә итүчеләр һәм наркопритон хуҗаларына карата җәмәгатьчелек нәфрәтен тудыру. Практика шуны күрсәтә: наркотик белән бәйле хәлләргә гражданнар битараф түгел, "ышаныч телефоны"на алар үзләре белгән кадәр мәгълүматны, шик-шөбһәләрне теләп хәбәр итә. Шулай ук телефон аша белгечләргә наркоманияне дәвалауга кагылышлы сораулар да бирергә була. Бер генә шалтырату да игътибардан читтә калмый.

Гражданнарның сораулары һәм хәбәрләре наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең (843) 274-30-30, 273-43-45 телефоннары аша тәүлек буе кабул ителә.

"Кайнар линия"нең Түбән Камадагы телефоны: 39-17-69, Чаллыда - 56-29-50, Чистайда - 5-27-31.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: