Зәй офыклары

Беренчеләрне мәктәп дәшә

Узган шимбәдә «Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы мәйдан булачак беренче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре белән иртәдән үк шау-гөр килеп торды. Мәктәп формалары кигән балалар үзләрен инде чын мәгънәсендә зурлар итеп хис итте. Район башлыгы Татьяна Воропаева беренчеләргә тәбрикләү сүзләрен юллаганда аларга тырышып укырга, өлкәннәрнең йөзенә кызыллык китермичә, өмет-ләрне «дүртле», «бишле»ләр...

Узган шимбәдә «Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы мәйдан булачак беренче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре белән иртәдән үк шау-гөр килеп торды. Мәктәп формалары кигән балалар үзләрен инде чын мәгънәсендә зурлар итеп хис итте. Район башлыгы Татьяна Воропаева беренчеләргә тәбрикләү сүзләрен юллаганда аларга тырышып укырга, өлкәннәрнең йөзенә кызыллык китермичә, өмет-ләрне «дүртле», «бишле»ләр белән акларга чакырды. Район башлыгы бәйрәм кунагы - ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин белән берлектә «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» акциясенә йомгак ясап, катлаулы тормыш хәлендәге гаиләләрдә тәрбияләнүче бер төркем беренче сыйныф укучысына сумкалар тапшырдылар. Шулай ук хәйрия акциясендә ныклы ярдәм күрсәткән оешма, предприятиеләр аерым телгә алынды. «Инвестстройсервис», «Су каналы», җылылык челтәрләре предприятиесе, РУЭС җитәкчеләре, эшмәкәрләр Айбулат Таҗиев һәм Александр Никулин сабыйларны шәхсән бүләкләделәр. Барлыгы 42 бала яңа сумка, мәктәп кирәк-ярагы, йомшак уенчыклар алып куанды. Ә гаиләләрендә мәктәп яшендәге 4 яки аннан да күбрәк баласы булган әниләр - Наталья Лукьянова, Ирина Лопатина, Айгөл Җәлилова, Зәрия Расторгуеваларга мәктәп кирәк-яраклары алу өчен 5 мең сумлык сертификатлар тапшырылды. Беренчеләр бәйрәме нәниләрнең күңелендә истә калырлык матур театрлаштырылган тамаша белән дәвам итте. Шәһәрнең талантлы балалары чыгышын Чаллының яшь цирк артистлары алыштырды. Күркәм тамашалар белән аралашып барган бәйрәм чарасында беренчеләр өчен иң дулкынландыргыч мизгел, мөгаен, укытучыларының сәхнәгә күтәрелүе булгандыр. Балалар аларны алкышлар белән каршылады. Быел шәһәребезнең ун мәктәбендә 18 башлангыч сыйныф укытучысы беренчеләрне кабул итәчәк. Алар тантаналы төстә балаларны яратырга, белем һәм тәрбия бирүгә бөтен көчләрен куярга сүз бирде һәм укучыларын белем йортларында көтеп калуларын әйтте.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: