Зәй офыклары

Чишмә буенда сиреньнәр үсәр

Экология, әйләнә-тирә мохитнең чисталыгы без - кешеләргә бәйле. Әлеге максатта башкарылган һәр гамәл үз киләчәгебез турында кайгырту дигән сүз. Ә инде яшь кешеләрнең моны аңлап, табигый байлыкларыбызны сакларга омтылуы, бу эштә башлап йөрүләре - аеруча куанычлы. Матур традициягә әйләнеп килүче "ОБерегай" акциясе - моның ачык мисалы. Акция кысаларында нәкъ менә...

Экология, әйләнә-тирә мохитнең чисталыгы без - кешеләргә бәйле. Әлеге максатта башкарылган һәр гамәл үз киләчәгебез турында кайгырту дигән сүз. Ә инде яшь кешеләрнең моны аңлап, табигый байлыкларыбызны сакларга омтылуы, бу эштә башлап йөрүләре - аеруча куанычлы. Матур традициягә әйләнеп килүче "ОБерегай" акциясе - моның ачык мисалы. Акция кысаларында нәкъ менә яшьләр эшләре идарәсе активистлары, мәктәпләрнең волонтер отрядлары, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең "Яшь гвардияче"ләре елга-күл буйларын, чишмә яннарын чүп-чардан арындыру белән шөгыльләнә. Бу күркәм гамәлне район җитәкчелеге дә, депутатларыбыз да хуплады. Чираттагы акция Төги авылы янындагы "Күз суы" чишмәсе буенда үтте.

- Елга-күлләр, челтерәп аккан чишмә буйларының табигый чисталыгын саклау - бик тә кирәкле эш. Бу, бер яктан, аларны ташландык хәлгә килүдән коткарса, сафландырса, икенче яктан, яшь буында әйләнә-тирә мохиткә карата сак караш тәрбияли. Аларны табигатьне пычратмаска өнди. Менә бүген дә без бирегә Төги мәктәбенең VI-IX сыйныф укучылары белән бергәләп килдек. Аларның чын күңелдән, тырышып эшләүләре сөендерә, - ди үзе дә чишмә буен чүп-чардан арындыруда катнашкан район Советының аппарат җитәкчесе Клара Габидуллина.

Балалар үзләре дә туган авыллары чишмәсе буен чистартуда катнашуларына бик шат. Шифалы суның җир өстендәге тәртипсезлектән качып китүен теләми алар. Кызлар укытучылары белән бергәләп чүп үләннәрен утауга керешсә, егетләр территорияне череп таркала баручы агач-куаклардан арындырды. Җәен без бирегә еш суга киләбез, шуңа күрә чишмәбезнең һәрвакыт елмаеп каршы алуын телибез, ди VI сыйныф укучысы Кристина Корнилова.

Чишмәнең нинди халәттә булуына авыл халкы да битараф түгел. 2008 елда ул авылның мәрхәмәтле кешесе инициативасы белән төзекләндерелгән. Матур итеп буялган тимер рәшәткәләр белән әйләндереп алынган чишмә үзе бер сәнгать үрнәге булып тора. Район Советы депутаты Ленар Шаһиев җибәргән ак сирень куакларын утырткач, чишмә буе тагын да ямьләнде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: