Зәй офыклары

Елгаларга – чиста ярлар

Әлеге исем астында экологик акцияне Зәй туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре оештырды. Тарихи урыннар, Мәктәп тавы, музей-тыюлык зонасы - бу эпитетлар барысы да Иске Зәй бистәсендә урнашкан матур урыннарга карый. Гасырлар буе үскән наратлар, архитектура һәйкәлләре, күркәм ландшафтны, кызганычка каршы, туристлар, кече Ватанны сөючеләр түгел, ә табигать кочагында ял...

Әлеге исем астында экологик акцияне Зәй туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре оештырды.

Тарихи урыннар, Мәктәп тавы, музей-тыюлык зонасы - бу эпитетлар барысы да Иске Зәй бистәсендә урнашкан матур урыннарга карый. Гасырлар буе үскән наратлар, архитектура һәйкәлләре, күркәм ландшафтны, кызганычка каршы, туристлар, кече Ватанны сөючеләр түгел, ә табигать кочагында ял итәргә яратучылар калдырган көнкүреш калдыклары боза. Бер тапкыр кулланыла торган табык-савыт, пластик шешәләр, тәмәке каплары һәм "бәйрәм"нән калган башка әйберләр территориянең күп өлешенә сибелгән.

Без җыештырып киткәннән соң, тагын шушындый чүп өемнәре хасил булмасмы дип борчылабыз. Һәркем табигатьне саклауга үз ихатасына караган кебек сакчыл карашта булсын, табигатьне пычратмасын иде. Шуны ук балаларына, яшьләргә өйрәтсеннәр иде.

Светлана Долгова, музей хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: