Зәй офыклары

“Игелекле йөрәк”

"Язгы игелек кылу атнасы # ИГЕЛЕКЛЕ ТАТАРСТАН" акциясе дәвам итә. Зәй муниципаль районының "Шатлык" халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә исәптә торучы, авыр тормыш хәлендә калган, социаль яклауга мохтаҗ һәм имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар да әлеге игелекле гамәлдән читтә калмадылар. 22 апрель көнне алар шәһәр халкына "Георгий тасмалары" тараттылар һәм...

"Язгы игелек кылу атнасы # ИГЕЛЕКЛЕ ТАТАРСТАН" акциясе дәвам итә. Зәй муниципаль районының "Шатлык" халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә исәптә торучы, авыр тормыш хәлендә калган, социаль яклауга мохтаҗ һәм имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар да әлеге игелекле гамәлдән читтә калмадылар.

22 апрель көнне алар шәһәр халкына "Георгий тасмалары" тараттылар һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары яшәгән йортларга барып үз куллары белән ясаган котлау открыткалары тапшырдылар. Кечкенә генә бүләк булса да, ветераннарның мондый игътибарга күңелләре булды. Алар үз чиратында балаларга имин еллар, бәхетле киләчәк теләп озатып калдылар.

Ветераннарның изге теләкләре Ходайның "амин"дигән сәгатенә туры килсен, еллар тыныч, күкләр аяз булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: