Зәй офыклары

"Игътибар, җәяүле!" акциясе бара

Агымдагы елның 15 августыннан 15 сентябренә кадәр республикада "Игътибар, җәяүле!" профилактик акциясе үтә. Бу чорда юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре көчәйтелгән режимда эшли. Агымдагы елның җиде аенда район-шәһәр юлларында җәяүлеләр катнашында 40 юл һәлакәте теркәлгән, 9 кеше үлгән, 19ы тән җәрәхәте алган. Балалар катнашында 4 юл һәлакәте булган, бер...

Агымдагы елның 15 августыннан 15 сентябренә кадәр республикада "Игътибар, җәяүле!" профилактик акциясе үтә. Бу чорда юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре көчәйтелгән режимда эшли.

Агымдагы елның җиде аенда район-шәһәр юлларында җәяүлеләр катнашында 40 юл һәлакәте теркәлгән, 9 кеше үлгән, 19ы тән җәрәхәте алган. Балалар катнашында 4 юл һәлакәте булган, бер бала үлгән. Бу хәл февраль аенда булган иде. Ленин урамында фаҗигаләрне кисәтү максатыннан юл бер урыннан тимер корылма белән әйләндереп алынды, сары-ак төсләр белән аралаштырып "зебра" ясалды.

"Игътибар, җәяүле " акциясе бу чорда оештыруның үзенчәлеге шунда, укучылар җәйге яллардан соң бик җыелып бетми. Ничек кенә булмасын, фаҗигаләр кабатланмасын өчен, юл хәрәкәтендә катнашучыларның үтә дә сак булулары кирәк. Ә техника йөртүчеләрдән тизлек режимын саклау сорала.

Рәзимә Кашапова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: