Зәй офыклары

Каеш – тәрбия чарасы түгел!

Бу атна районда наркотизация, хокук бозу, социаль-тискәре күренешләрне профилактикалау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау атналыгы итеп игълан ителде. Аның кысаларында балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия «Бердәм Россия» партиясе җирле бүлегенең «Яшь гвардиячеләр» хәрәкәте әгъзалары белән берлектә «Каеш - тәрбия чарасы түгел!» дигән акция үткәрде. Анда яшь гвардиячеләр бала тәрбияләүгә карата төрле...

Бу атна районда наркотизация, хокук бозу, социаль-тискәре күренешләрне профилактикалау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау атналыгы итеп игълан ителде. Аның кысаларында балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия «Бердәм Россия» партиясе җирле бүлегенең «Яшь гвардиячеләр» хәрәкәте әгъзалары белән берлектә «Каеш - тәрбия чарасы түгел!» дигән акция үткәрде. Анда яшь гвардиячеләр бала тәрбияләүгә карата төрле категория кешеләр фикерен сорашты, каеш белән «акылга утыртуга» каршы булганнарга каешларын салып бирүне тәкъдим итте. Әлеге акциядә катнашучыларның бала тәрбияләүгә мөнәсәбәте турындагы фикерләрен газета укучыларыбызга да җиткерәбез. Бу мәсьәләдә фикерләр бердәм булып чыкты, һәм ул - каешка каршы.

Роберт Халитов, район башлыгы урынбасары:

- Баланы үстергәндә көч куллану, аңа авырту китерү булырга тиеш түгел. Шәхсән үзем аңлату юлы белән тәрбия алып бару ягында. Үз вакытында бала белән ныгытып сөйләшү нәтиҗәсез калмый. Ә инде бала алдына ниндидер максат куйганда, кызыксындыру чарасы итеп ара-тирә аңа бүләк ясау да комачауламый. Бу кечкенәдән үк тырышлыкның, башкаларга күрсәткән ярдәмнең үзеңә яхшы булып кайтачагын сеңдерү өчен кирәк дип саныйм.

Рафаил Кәрамов, район мәгариф идарәсе башлыгы:

- Каеш белән тәрбияләү дигән сүзне мин шартлы билге итеп карыйм. Әлбәттә, физик көч куллану турында сүз бармый. Ә менә катгый тәрбия алып бару кирәк. Элек-электән безнең әби-бабайлар, әти-әниләр балаларны каты тотуның нәтиҗәсе уңай булуын дәлилләгәннәр. Һәр йортта диярлек билгеле урында тал чыбыгы торган, балалар сүз тыңламый башласа, ата кешенең сугу түгел, әлеге чыбыкка күз төшереп алуы да җиткән. Күп балалы гаиләләрдән ил тоткасы булырлык кешеләр чыккан. Миңа калса, хәзер безгә балаларны каты тоту җитенкерәми, аларны мөстәкыйль тормышка әзерләмибез. Тәрбия мәсьәләсендә артык йомшаклык күрсәтү яшь буынның җиңел тормышка тартылуына китерә.

Сергей Уралов, инфраструктура үсеше буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары:

- Каеш - тәрбия чарасы түгел. Мин моның белән тулысынча килешәм. Балага катгый таләп куйганыңны интонация белән сиздерү дә җитә. Безнең гаиләдә әти сүзе бер була, дигән гадәт яши. Мине дә шулай тәрбияләделәр, мин дә шулай тәрбияләргә омтылам.

Ленар Әхмәтҗанов, татар гимназиясе директоры:

- Кирәгеннән артык иркәләп бала үстерү - соңыннан үз башыңа проблемалар алу дигән сүз. Шуңа күрә үз вакытында мактый да, шелтәли дә белергә кирәк. Ә физик көч куллану башка сыя торган әйбер түгел. Тәрбиянең бик зур җаваплылык соравын онытмау зарур.

Сәгыйть хәзрәт, имам-мөхтәсиб:

- Мин үзем шәхсән баланы кул күтәреп (суккалап) тәрбияләүгә каршы. Ләкин кайбер очракларда тәрбия мәсьәләсендә катгый чаралар күрү дә кирәк булырга мөмкин. Чөнки әйбәт кенә гаиләләрдә дә начар гадәтләргә хирыс яшь кеше үсә. Бу - кайсыдыр стадиядә тәрбия дилбегәсен кулдан ычкындыру нәтиҗәсе. Бала бит ул киптергеч кебек һәр нәрсәне үзенә сеңдереп бара. Әгәр дә ата-ана бер-берсенә һәрчак яхшы мөнәсәбәттә булса, өлкән яшьтәгеләргә хөрмәт белән караса, бала да моны шулай булырга тиеш дип кабул итә. Мәсәлән, элеккедән килгән бер риваять. Бер ир юлда барганда билгеле бер урынга җиткәч, үзенең өлкән яшьтәге әтисенә суга икән. Нишләп болай итә ул, дип сорагач өлкән яшьтәге карт, мин үзем дә яшь чагымда әтиемә шушы урынга җиткәч суга идем, шуңа күрә улым да шулай эшли, дип җавап биргән. Бу бала тәрбияләгәндә "ни чәчсәң, шуны урырсың" дигән халык мәкален истән чыгармаска кирәклегенә ишарә.

Наталья Кутилова, балалар иҗат йорты директоры:

- Ике ул үстергән әни буларак, каешлап баланы ниндидер кысаларга кертеп була дип санамыйм. Бу алымны баланы үзеңнән биздерү, үзеңә киләчәккә дошман әзерләү итеп карыйм. Ә ныклы тәрбия бирим дисәң, кечкенә чактан ук балага ата-ана билгеле дәрәҗәдә контроль куярга тиеш. Гаиләдә балалар алдына нинди дә булса максат, бурыч куйгач, без аларның үтәлешен һәрдаим тикшереп тордык. Әлбәттә, баланың сүз тыңламаган чаклары да була. Мондый очракларда катгый таләпләр кую, җиңелчә җәза бирү - баланы яраткан шөгыленнән тыеп тору, күңел ачу, уен сәгатьләрен кыскарту кирәк. Ә инде каеш тотып сугу түгел, гел ачуланып торсаң да, баланың кире реакциясенә юлыгу куркынычы бар. Ул үзе үк сиңа нәфрәт белән карый башларга мөмкин. Ә бу - бик куркыныч нәрсә.

Дамир Гыйбадуллин (4 бала атасы):

- Без гаиләдә балаларга үзебездәге кире энергияне чыгарудан бик сакланабыз. Телевидение, матбугатта үз балаларын кыйнаучы кешеләр турында ишетеп, күреп, күңелләребез тетрәнә. Балаларыбызның икесе уллыкка алынган нарасыйлар булу тәрбия мәсьәләсендә икеләтә җаваплылык сорый. Без аларга күңел җылыбызны мөмкин кадәр мулрак бирергә тырышабыз. Балаларга кул күтәрү түгел, берәрсенең егылып тәне сыдырылса да җанга тия. Шуңа күрә, мин яхшылык белән, яратып тәрбияләү ягында.

Рамил Арсланов (яшь бала атасы):

- Бишектә ятучы сабыемны күзаллыйм да, ничек итеп үз балаңа кул күтәреп була икән ул, дип уйлыйм. Мондый кансыз адәмнәргә тагын да кырысрак законнар чыгарырга кирәк дип исәплим.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: