Зәй офыклары

Каникуллар хәвефсез узсын

Тиздән мәктәп укучыларының кышкы каникуллары башлана. Балалар ялда урамнарда ешрак булырга, урман буйларында, тау битләрендә, ясалма таучыкларда чана, чаңгы шуарга ашкына. Әлбәттә, баланың саф һавада уйнап, физик чыныгу алуы бик кирәк. Әмма иркенгә чыккач, алар тиешле кагыйдәләрне үтәп тә бетерми. Бу аеруча юл хәрәкәте кагыйдәләренә кагыла. Шуны күздә тотып, ЮХИДИ...

Тиздән мәктәп укучыларының кышкы каникуллары башлана. Балалар ялда урамнарда ешрак булырга, урман буйларында, тау битләрендә, ясалма таучыкларда чана, чаңгы шуарга ашкына. Әлбәттә, баланың саф һавада уйнап, физик чыныгу алуы бик кирәк. Әмма иркенгә чыккач, алар тиешле кагыйдәләрне үтәп тә бетерми. Бу аеруча юл хәрәкәте кагыйдәләренә кагыла. Шуны күздә тотып, ЮХИДИ хезмәткәрләре каникуллар алдыннан профилактик эшчәнлекне тагын да көчәйтте. Бу көннәрдә мәктәпләрдә инспекторлар катнашында юл йөрү кагыйдәләренә кагылган дәресләр үткәрелә, ата-аналар җыелышларында аңлату эшләре алып барыла. Ә күптән түгел шәһәр урамнарында машиналарга балаларны махсус җайланмалар белән утыртып йөртүгә, юл йөрү кагыйдәләрен искәртүгә багышланган акция үткәрелде. Юл куркынычсызлыгы фонды әзерләгән брошюралар таратылды. Акциядә 3нче мәктәпнең яшь юл хәрәкәте инспекторлары отряды әгъзалары да катнашты.

Юл куркынычсызлыгын искәртү уңаеннан ЮХИДИ инспекторлары, балалар шәһәрнең транспорт агымы иң күп булган урыннарына - татар гимназиясе янында, 7нче мәктәп каршында, "Энергия" стадионы тирәсендәге урам чатларына чыктылар. Биредән үтүче һәр җәяүле, һәр машина йөртүче юл йөрү кагыйдәләренә игътибарлы булуны сораган, аяныч хәлләрдән сак булырга чакырган брошюралар алды. Саклык каешын эләктермәгән, балаларны кагыйдә буенча утыртмаган машина хуҗалары кисәтү алды. ЮХИДИ башлыгы Вадим Васильев белдерүенчә, һәр саксызлыкның ахыры начар тәмамланырга мөмкин.

- Статистикага күз салсак, агымдагы ел дәвамында балалар катнашында районда 10 юл йөрү һәлакәте теркәлде. Һәм аларның барысы да юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәмәү нәтиҗәсендә килеп чыкты. Бер очракта яшүсмер кызның гомере өзелде, 9 кеше тән җәрәхәте алды. Шунысын да искәртергә кирәк, каникуллар чорында аварияләргә юлыгучы балалар саны арта. Без балаларның үзләреннән дә, әти-әниләрдән дә юлларның хәвефле урын булуын исләреннән чыгармавын үтенәбез. Тиешсез урыннан юл аша чыкмау, машина юлына шуып төшәрдәй урыннарда уйнамау хәерле, - ди ул.

Акциядә катнашкан 3нче мәктәпнең VII сыйныф укучылары да юл йөрү кагыйдәләрен белүнең мөһимлеген аңлый. Инде өченче ел яшь юл хәрәкәте инспекторлары отряды әгъзасы булып торучы Данил Биканов белән Артем Куркин яшьтәшләренә кагыйдәләрне искәртү чараларында еш катнашуларын, аларның аяныч хәлләргә тарымауларын теләде. "Куркынычсыз тәгәрмәч" район бәйгесендә катнашып II урын яулаган Данил исә киләчәктә, һичшиксез, кагыйдәләрне төгәл үтәп машина йөртәчәген вәгъдә итте һәм башка яшьтәшләрен дә шуңа өндәде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: