Зәй офыклары

«Кайда үлем саталар?»

12-23 ноябрьдә Татарстанда «Кайда үлем саталар?» дип аталган Бөтенроссия акциясе үтә. Акция наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы эшчәнлекне тагын да көчәйтү максатында оештырыла. Беркемгә дә сер түгел, начар гамәлләргә каршы бергәләп көрәшкәндә генә, аны җиңәргә мөмкин. Наркоконтроль хезмәткәрләренең гади халык ярдәме белән төрле катлаулы җинаятьләрне ачу очраклары билгеле. Кайвакыт кешеләр куркыныч...

12-23 ноябрьдә Татарстанда «Кайда үлем саталар?» дип аталган Бөтенроссия акциясе үтә.

Акция наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы эшчәнлекне тагын да көчәйтү максатында оештырыла. Беркемгә дә сер түгел, начар гамәлләргә каршы бергәләп көрәшкәндә генә, аны җиңәргә мөмкин. Наркоконтроль хезмәткәрләренең гади халык ярдәме белән төрле катлаулы җинаятьләрне ачу очраклары билгеле. Кайвакыт кешеләр куркыныч гамәлләр кылучылар турында мәгълүматлы булса да, аны кем белән уртаклашырга, кайда хәбәр итәргә икәнен белми. Шуны күздә тотып, наркоконтроль идарәсе акция кысаларында «кайнар линия» телефоннарын истә калдыруны сорый. Республика буенча (843) 274-31-03, 274-30-30, 273-43-45 телефоннарына кичекмәстән наркотиклар белән бәйле хәбәрләрне ирештерергә мөмкин. Мәгълүматларны идарәнең интернет-кабул итү http://ufskn.tatar.ru сайтына да язарга була. Моннан тыш, яман гадәтләр хакында үзеңне борчыган сорауларны сәламәтлек саклау, мәгариф, спорт белгечләре, дини һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләренә дә бирергә мөмкин.

Безнең районда исә наркотикларның законсыз әйләнеше турындагы һәм әлеге темага кагылышлы башка мәгълүматларны 7-15-74, 7-14-46, 7-15-63 номерлары буенча «ышаныч телефоны»на җиткерергә була.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: