Зәй офыклары

«Куркынычсыз тәгәрмәч»

Балалар катнашындагы юл һәлакәтләрен кисәтү максатында ЮХИДИ юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фонды белән төрле чаралар уздыра. Ел саен шәһәр мәктәпләрендә "Куркынычсыз тәгәрмәч", бакчаларда "Яшел ут" акцияләре кысаларында юл кагыйдәләренә багышланган дәресләр, викториналар, уеннар оештырыла. Авыл балаларына да тиешле дәрәҗәдә юл кагыйдәләрен өйрәтү өчен район башлыгы чараларны авыл мәктәпләрендә һәм мәктәпкәчә яшьтәгеләр...

Балалар катнашындагы юл һәлакәтләрен кисәтү максатында ЮХИДИ юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фонды белән төрле чаралар уздыра.

Ел саен шәһәр мәктәпләрендә "Куркынычсыз тәгәрмәч", бакчаларда "Яшел ут" акцияләре кысаларында юл кагыйдәләренә багышланган дәресләр, викториналар, уеннар оештырыла. Авыл балаларына да тиешле дәрәҗәдә юл кагыйдәләрен өйрәтү өчен район башлыгы чараларны авыл мәктәпләрендә һәм мәктәпкәчә яшьтәгеләр учреждениеләрендә үткәрү кирәклегенә басым ясады. Һәм шундый очрашуларның беренчесе ЮХИДИ һәм мәгариф идарәсе хезмәткәрләре катнашында узган атнада Кадер мәктәбендә һәм авылның "Кояшкай" балалар бакчасында узды. Бакча мөдире Рәйсә Исламова белдерүенчә, балалар атнага ике тапкыр юл кагыйдәләрен өйрәнү дәресләре үтә. Алар үз белемнәрен викторина сорауларына дөрес җавап биреп расладылар, хәтта кызыксындырган сорауларын да бирделәр. Ә I-VII сыйныф укучылары, ике командага бүленеп, юл кагыйдәләрен белүдә ярышты. Әлеге темага үткәрелгән рәсем бәйгесендә Аделина Хәйруллина - I, Лениза Закирова - II, Наталья Матвеева III урын алды. Юл куркынычсызлыгы фонды тарафыннан балаларга бүләкләр тапшырылды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: